Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге фаҗигадә дүрт туган янып үлгән, хуҗабикә ике баланы уттан алып чыгарга өлгергән

Өч хатын-кыз һәм дүрт бала бер йортта кунганда, янгын башланган.

news_top_970_100
Төнге фаҗигадә дүрт туган янып үлгән, хуҗабикә ике баланы уттан алып чыгарга өлгергән

Кемерово өлкәсендә урнашкан Осинники шәһәрендә янгын вакытында ике хатын-кыз һәм ике бала янып үлгән. Шәхси йортта башланган фаҗигадә хуҗа хатын һәм ике бала исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 майда туганнар — өч хатын-кыз һәм дүрт бала кич белән йокларга ята. Иртәнге бишенчеләр тирәсендә 31 яшьлек хуҗабикә хатын уяна һәм өйдә янгын булуын абайлап ала. Ул туганнарын уята башлый. Барысы да уяна һәм төтен баскан өйдән чыгарга маташалар. Хуҗа хатын һәм аның 10 яшьлек улы һәм туганының 4 яшьлек кызы өйдән беренче булып чыгып өлгерә. Тагын ике хатын-кыз, хуҗаның кызы, туганының кызы өйдән чыга алмый кала. Хуҗабикә башка туганына шалтыратып ярдәм сорый. Ул кеше исә коткаручыларга хәбәр итә.

«Коткаручылар янгынны сүндергәч, 38 һәм 35 яшьлек хатын-кызларның, 5 һәм 13 яшьлек кыз балаларның мәетләрен таба. Якынча версия буенча, янгын өй алдындагы верандада башлана. Ут тәмәке төпчегеннән, я электр үткәргечләрендә кыска ялганыштан булы ихтимал», — дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгын сәбәбен ачыклау өчен экспертизалар билгеләнгән, тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100