news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнге фаҗигадә өч сабый һәм аларның әнисе янып үлгән

Шушы ук йортта яшәүче ир-ат исән калган.

news_top
Төнге фаҗигадә өч сабый һәм аларның әнисе янып үлгән

29 гыйнварда Курган өлкәсенең Юргамыш районындагы Горохово авылында янгын була. Йорт хәрабәләре арасыннан 38 яшьлек хатын, аның өч сабый баласы мәетен табып алалар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Курган өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын төнге ике тулганда чыга. Өйдә 2013, 2014, 2017 елларда туган сабыйлар була. Алар әниләре белән бергә янып үлә. Шушы ук йортта яшәүче ир-ат котылып кала алган.

Тикшерү органнары "бер яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗига урынын карый, шаһитлардан сораштыралар. Фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар