Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге фаҗигадә өч балалы гаилә янып үлгән

Нәни балалар һәм аларның әти-әнисенең мәетләрен янгын хәрабәләре астыннан тапканнар.

news_top_970_100
Төнге фаҗигадә өч балалы гаилә янып үлгән
Иркутск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Иркутск өлкәсендә 12 мартка каршы төндә коточкыч янгын була. Фаҗигадә өч бала, ике олы кеше янып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Казачинское авылында күп балалы гаилә йоклап ятканда, өйләре яна башлый. 00.45 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Коткаручылар урынга килгәндә өйне ут чолгап алган була. Ялкынны 01.15 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Хәрабәләрне актарганда биш кеше мәетен табалар.

Гаилә яхшылар рәтендә була, бернинди хисапта да тормый.

«Янгында 1993, 1995 елда туган олы кешеләр, 2013, 2016, 2017 елда туган балалар һәлак булды», — дип хәбәр итте Иркутск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Коткаручылар сүзләренчә, янгын чыкканда күпчелек очракта кешеләр йоклаган килеш һәлак була. Моны булдырмас өчен янгын турында хәбәр итә торган җайланма куярга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100