Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге фаҗигадә 25 яшьлек ана һәм аның ике баласы янып үлгән

23 яшьлек әти кеше бензин пычкысын төзәтергә тели һәм өйгә бензин салынган канистра алып кереп куя.

news_top_970_100
Төнге фаҗигадә 25 яшьлек ана һәм аның ике баласы янып үлгән
https://omsk.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Омск районының Олы Уки авылында янгында күп балалы хатын һәм аның ике сабые янып үлгән.

Өч балалы гаилә яши торган йортта янгын 7 мартта төнге унбер тирәсендә була. Төтен чыкканын 23 яшьлек әти кеше сизеп ала. Ул өйдән биш айлык улын алып чыгарга өлгерә. Ләкин әти кеше кабат өйгә керә алмый, бу вакытта йорт эчен төтен баскан, керү юлын ялкын каплаган була.

Шулай итеп фаҗигадә 25 яшьлек хатын, аның ике баласы — 5 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай һәлак була. Коткарылган 5 айлык баланың тәне пешкән, аны хастаханәгә озатканнар.

«23 яшьлек гаилә башлыгына карата җинаять эше ачылды. Аны „ике яки аннан да күбрәк кешене саксызлык аркасында үтерү»дә шикләнәләр», диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 23 яшьлек ир-ат бензин пычкысын төзәтергә тели һәм бензин салынган пластик савытны өйгә алып кереп, мич янына җылытырга куя. Берникадәр вакыттан соң ул төтен һәм бензин исен сизеп ала. Ир-ат хатыны һәм балалары йоклап яткан бүлмәдән чыга һәм мичкә ут капканын күреп ала.

Тикшерүчеләр фаҗига урыныннан бензин пычкысын, канистраны алган. Судмедэскпертиза, техник экспертиза һәм башка чаралар билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100