Казан юлларында ун баллы бөкеләр барлыкка килде, такси бәяләре артты
Машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.
Узган төндә буран котырганнан соң, бүген иртән Казан юлларында ун баллы бөкеләр барлыкка килде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
«Яндекс.Пробки» сервисы белешмәсе буенча, иртәнге тугыз тирәсендә Казанга Көек, Званка, Усад, Биектау, Осиново, Горький шоссесы ягыннан керү юлларында машиналар хәрәкәте кыенлашты.
Шулай ук Җиңү проспектында, Себер һәм Оренбург трактларында, Ершов, Лумумба, Кутуй, Маркс, Бутлеров һәм башка урамнарда хәрәкәт итү катлаулы иде.
Шулай ук шәһәрара автобусларның хәрәктен дә чикләделәр. Бу турыда ЮХИДИ хәбәр иткән.
Бүген, 8 декабрьдә, кар, җил тизлеге 17 м\с, буран фаразлыйлар, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.
Машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.
Социаль челтәр кулланучылар шул арада такси бәяләре арту турында да яза башлады. Бу турыда ВКазани поймут төркеме хәбәр итте.