Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төнгә бомбоубежищега китә идек» - Татарстанда Донбасстан күченүчеләрне каршы алалар

ДНР һәм ЛНРдан күченеп килүчеләр Татарстанга әлегә үзләре генә, күпләп күченү әле оештырылмаган.  Украинадагы хәлләр белән бәйле рәвештә, мондый мәсьәлә алай ук актуаль түгел, күрәсең. Күрше төбәктән күченүчеләрне республикада ничек каршы алулары «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
«Төнгә бомбоубежищега китә идек» - Татарстанда Донбасстан күченүчеләрне каршы алалар
kaibicy.ru фотосы

Хакимият вәкилләре азык-төлек алып килгән

Ирина Загарий тугыз һәм ике яшьлек балалары белән февраль аенда Горловкадан эвакуацияләнгән. Гаилә Кайбыч районының Большое Подберезье авылында, анда Иринаның туганнары — Людмила Потапова һәм аның улы Александр яши. Мәҗбүри күченүчеләр вакытлыча шуларда тукталган. «Кайбыч таңнары» газетасы хәбәр иткәнчә, Потаповлар аларга Ростовтан Казанга очу өчен билет сатып алырга һәм Большое Подберезье авылына да килергә булышкан.

Кайбыч районы башлыгы кушуы буенча Украинадан килгән гаиләгә шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова килеп киткән. Аның белән очрашуга социаль хезмәтләр вәкилләре — социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Баһавиева, мәгариф бүлеге белгече Агния Шоркина, Большое Подберезье мәктәбе педагогы Елена Овечкина һәм авыл җирлеге сәркәтибе Юлия Пыгина да килгән. Алар гаиләнең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклаган, социаль хезмәтләрнең телефон номерларын биргән.

Муниципаль хакимият вәкилләре азык-төлек, балалар өчен тәм-томнар һәм җиләк-җимеш китергән. Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Гөлия Мотыйгуллина да хәйрия ярдәме күрсәткән.

Ирина Горловкадан үзе белән документларын гына алып китә алган, кием-салым һәм шәхси әйберләре Украинада калган. Шуңа да ул әйберләрне рәхмәт әйтеп кабул иткән.

«Украинада су һәм электр белән даими проблемалар булды»

Февраль аенда Донецк Халык Республикасыннан тагын бер гаилә Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны бистәсенә күченгән. Ирина һәм Эдуард Гончаровлар Татарстанга Макеевкадан килгән.

Белеме буенча маркшейдер Эдуард Гончаров 2014 елдан 2018 елга кадәр гаиләсе белән Татарстанда яшәгән һәм «Фоника-ГИПС» оешмасында эшләгән. Кызы хәтта җирле мәктәптә дә укыган, әмма укыту программасында сизелерлек аерма булу сәбәпле, гаиләгә кире Макеевка авылына кайтырга туры килә. «Волжские зори» газетасы Ирина Гончарова белән сөйләшкән.

Ни өчен сез хәзер кызыгыздан башка кайттыгыз?

Ул мәктәпне тәмамлады һәм хәзер югары уку йортына керде. Хәзер кызым диплом эше яза, шуңа күрә безнең белән барудан баш тартты, институтны тәмамларга тели.

Соңгы елларда Украинада ничек яшәдегез?

Авыр. Көндез фатирларда яшәдек, ә төнгә бомбоубежищега китә идек, чөнки, нигездә, төннәрен аталар иде. 2018 елдан шәһәрдә ату башлану турында хәбәр итә торган сиреналар барлыкка килде, без шуны ишетүгә кача идек. Украинада су һәм электр белән даими проблемалар бар иде, әмма кибетләр эшләде.

Сез ДНРдан ничек чыктыгыз?

Без такси белән Ростовка кадәр киттек, юлда туп-тулы автобуслар күп иде. Алар бер-бер артлы Ростовка таба бара иде. Анда тимер юл вокзалында Макеевка кешеләрен очраттык, алар безне волонтерлар янына җибәрде. Алар барлык мәгълүматларны һәм Татарстанга баруыбызны язып алды.

«Барысы да тынычлангач, мин өйгә кайтам»

Эдуард 2018 елда «Фоники-ГИПС» оешмасыннан эштән киткәннән соң Куйбышев Затонында кечкенә генә фатир сатып ала. Шуңа күрә аларның китәрлек урыннары булган. Эдуардның Россия гражданлыгы бар, ул Россиядә эшли дә. Ә Иринаның гражданствосы ДНРныкы.

«Кызыбыз өчен бик кайгырабыз. Даими элемтәдә, әмма барыбер борчылабыз. Барысы да тынычлангач, мин өйгә кайтам. Сездә бик яхшы, тыныч, бар да бар, ут яна, су ага. Монда киштәләрдә бик матур һәм аппетитлы камыр ризыклары, ә сездәге каймак — мин хәтта сезнең тәм-томнарны бераз тазардым. Әмма өйгә бик кайтасым килә», — дип сөйләгән Ирина.

Шушы көннәрдә Гончаровлар гаиләсе янында авыл җирлеге башлыгы Николай Ефимов һәм янгынга каршы хезмәт вәкиле Дмитрий Бобров булып киткән. Янгынны кисәтә торган җайланмалар калдырганнар. Эдуард Гончаров аларны һәр бүлмәдә үзе урнаштырачагын әйтә.

Җирлек башлыгы Николай Ефимов гаиләгә нәрсәләр кирәк булуы белән кызыксынган булган, әмма алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән булуларын белдергән. Азга да риза булырга күнеккәннәр, күрәсең.

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100