Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәнендә исән урын юк»: Дүрт яшьлек сабыйны вәхшиләрчә җәзалаганнар

«Ул кыйнады да кыйнады», - дип сөйли күз төпләре кара янган, колаклары өзелгән малай.

news_top_970_100
«Тәнендә исән урын юк»: Дүрт яшьлек сабыйны вәхшиләрчә җәзалаганнар
https://pixabay.com/

Омск шәһәрендә дүрт яшьлек малайны бик каты кыйнаганнар. Аның бер исән урыны юк — малай имгәнеп беткән, бөтен тәне күгәргән. Сабыйның әтисе һәм әбисе үги атаны гаепли. Алар фикеренчә, нәкъ менә үги ата малайны вәхшиләрчә җәзалап тора. Әлегә тикшерүчеләр беркемне дә гаепләми, «җәзалау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Омск» телевидениесе хәбәр итте.

Күз төпләре кара янган, колаклары өзелгән, корсагында тырналган, сыдырылган урыннар күп булган бала үзен имгәткән кеше — үги әтисе турында сөйли. «Кая эләкте, шунда сукты. Ул кыйнады да кыйнады», — ди бала. Ул чит ир-атның үзен күп тапкыр кыйнавын әйтә.

Бала әнисе белән яши, аның үз әтисе белән әнисе күптән аерылышкан. Бала янына үз атасы һәм әбисе хәл белешергә килә. Малай аларга коточкыч хәлләр турында сөйләп бирә.

«Мин одеялны ачып җибәргәч, баланың кыйналып беткән икәнен күреп алдым. Ул кып-кызыл, мин сүз белән генә әйтеп бирә дә алмыйм. Мин баланы кыйнаганнарын шунда ук аңлап алдым», — дип сөйли баланың әбисе Елена Краснова.

Сабыйны хастаханәгә салганнар. Табиблар «бу - балага карата вәхшиләрчә мөнәсәбәт синдромы, башы, бите, аркасы имгәнеп беткән», дип әйткән.

«Мин шок халәтендә идем, бик каты шок булды. Бу — кеше түгел, кеше бала белән мондый хәл эшли алмый. Балага кул күтәрү — башка сыймый. Алар — кеше түгел», — дип ачыргалана баланың атасы Иван Краснов.

Әби белән әти кеше полициягә гариза язгач, тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

«Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе дүрт яшьлек малайны имгәтү турындагы фактны тикшерә. Җинаять эше ачылды. Тикшерү объектив булачак, барлык якларның да сүзләре исәпкә алыначак», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Лариса Болдинова.

Баланың анасы һәм үги атасы комментарийлар бирми. Алар малайның әбисенә һәм үз әтисенә дәгъва белдереп, полициягә гариза язган. Бу кешеләр каршы якны үзләренә яла ягуда, баланы каршы котыртуда гаепли, сабый үзе креслодан егылып төшеп имгәнде дип ышандыра.

Чынлыкта ни булганын тикшерүчеләр ачыклаячак. Әгәр баланы кыйнаган булсалар, гаеплеләрне төрмәгә утыртулары ихтимал.

Бала бер атна хастаханәдә яткан. Хәзер ул үз әтисе һәм әбисе белән яши. Алар малайның анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм иттерү артыннан йөрергә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100