Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәне салкын, иреннәре зәңгәрләнгән»: Диванда сикереп башын бәргән бала үлгән

Бала башын бәрсә, аны төнлә уятып, хәлен тикшереп торырга кирәк.

news_top_970_100
«Тәне салкын, иреннәре зәңгәрләнгән»: Диванда сикереп башын бәргән бала үлгән
https://pixabay.com/

Севастопольдә хастаханәдә 9 яшьлек малай вафат булган. Бала үлеменең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Фаҗига буласы кичтә бала ун яшьлек абыйсы белән өйдә уйнап йөри. Ул диванда сикерә, аннары аягы таеп китә һәм егыла. Шул чакта бала башы белән бәрелә. Ул авыртудан кычкыра, аның башы авырта, күңеле болгана. Ашыгыч ярдәм табиблары бала җитди имгәнмәгән дип таба, ләкин малайны барыбер хастаханәгә алып китәләр.

Табиблар рентген ясый һәм куркыныч юк дип белдерә. Икенче көнне иртән хастаханәгә килгән ана улының мәетен табып ала.

Баланың анасы табибларны битарафлыкта гаепли.

«Чакыру буенча килгән табиблар травма җитди түгел дип әйтте, баланың колак артында сыдырылган урын бар иде. Ләкин барыбер хастаханәгә алып киттеләр. Баладан анализлар алдылар, рентген ясадылар һәм травматология бүлегенә салдылар. Табиб баланың баш мие селкенүен әйтте, мондый очракта баш бик каты авырта диде. Миңа төнлә калып тормаска, өйгә кайтып китәргә киңәш иттеләр. Мин олы балам янына өйгә кайтып киттем», — дип сөйли бу хатын.

Әни кеше икенче көнне иртәнге җидедә хастаханәгә килә. Палатада караңгы була, табиблар күренми. Хатын улының йөзтүбән ятканын күреп ала. Ул баланы уятырга маташа, тик сабый үлгән була. Аның тәне дә салкын, иреннәре дә зәңгәрләнгән, борын астында кан укмашып каткан була. Хатын кычкыра башлый. Бу тавышка табиблар килә, алар балага реанимация ясый. Ләкин соң була. Хәзерге вакытта табибларның гаебе дәрәҗәсен тикшерүчеләр билгели. «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Московский комсомолец» сайты табиб-нейрохирург Тамара Морозовадан аңлатма сораган. «Мин табибларның гамәлләрен аңлап бетермим. Баш мие селкенүне күз белән карап кына ачыклап булмаганын теләсә-кайсы табиб белә. Баш мие имгәнгәндә кара янган урын да, яралар да булмаска мөмкин. Балага КТ һәм МРТ ясарга кирәк иде. Бу кыйммәтле процедуралар. Күрәмсең, экономия өчен балага аларны ясап тормаганнардыр. Анализлар ясагач, баланы травматологиягә түгел, нейрохирургиягә салырга кирәк булыр иде. Төнлә баланың хәлен карап тормаулары да шаккаттыра», — дигән ул.

Табиб фикеренчә, бала диваннан егылып төшкәч, баш мие җитди имгәнгән булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, баш мие шешкән, дөрес дәваламау аркасында малай вафат булган.

Бала башы белән бәрелсә, аны хастаханәгә илтү өчен җитди сәбәпләр булмаса, ул өйдә кала. Беренче төнне баланы 2-3 сәгать саен уятып карарга кирәк. Баланың хәлен белешеп, кирәк булса ашыгыч ярдәм чакыру хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100