Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төне буе бер төш курдем» - Инстаграм ябылу турында шигырьләр

Инстаграм ябылуга турында шигырьләр тарала башлады. Аларның икесенең авторын ачыклый алмадык, хәбәр итсәгез, язып куярбыз.

news_top_970_100
«Төне буе бер төш курдем» - Инстаграм ябылу турында шигырьләр

Эшләремне бетердем дә,

Килеп яттым диванга.

Инстаграмга кергән идем,

Әллә нишли, «дивана».


Хушлашалар барысы да,

Кая җыеналардыр?!

Шушы кадәр юләр башлар

Кайдан җыелганнардыр?!


Бөтенесе блогер күк,

«Бергә калыйк», дип сайрый.

Без борчылып утырмыйбыз,

Безгә кайсы да ярый.


Бетә икән инстаграм дип,

Кайгыга баткан халык.

Бөтенесе номер язган,

Утырам хәйран калып.


Бетсә бетсен, еламыйбыз,

Гел кунакка йөрербез.

Инстаграмга алмаш итеп,

Үз «…грамм» ны төзербез.


Хатлар язып җибәрербез,

Элеккедәй кәгазьләп.

Санкция дә бетәр әле,

Бөтенесе әз-әзләп.


Моннан ары бер-берсенә

Күршеләр кереп йөрер.

Күрешикче, дигән кеше,

Өйләргә килеп күрер.


Сөйләшербез көне буе,

Чәй табыны артында.

Бергә шулай аралашыр,

Яшьләре дә, карты да.


Сизәсезме, әкрен генә

«Мак» лар, КиЭфСи китә?!

Үзебезнең «Түбәтәй» гә,

«Кыстыбый» га ни җитә?!


Кием кибете ябык дип,

Ничә көн көенделәр.

Базардагы апаларың

Моңа бик сөенделәр.


Элек әле бөтен товар

Сатыла иде тышта.

Кием киеп карый идек,

Урамда салкын кышта.


Аннан ерак китмәгәнбез,

Беребез дә үлмәгән.

Ул көннәрне хәтта безнең

Әбиләр дә күрмәгән.


Барырбыз да киенербез,

Безгә базар да таман.

Исәнлек китә күрмәсен,

Саулык бетсә, бик яман.


Ватсап, инста ябылса да,

Бер җае булыр әле.

Әллә нинди мессенджерлар

Дөньяга тулыр әле.


«Мой мир», «Аська», «Сыйныфташлар»,

Хәзер бездән көләдер.

«Вконтакте» да «кеше» булды,

Үз бәясен беләдер.


«Телеграм» да канал ача,

Балалар, яше-карты.

Кылансыннар инде әйдә,

Хәерле булсын арты.


Ә мин канал булдырмадым,

Номер да калдырмадым.

Фотоларны, язмаларның

Берсен дә алдырмадым.


Килер бер көн, «Инстаграм» да

Кайтыр безнең кулларга.

Насыйп булыр барчагызга

Шуннан сәлам юлларга.


Булмаса да аптырамыйм,

Яшәдек бит ансыз да.

Усал бу дип уйламагыз,

Түгелмен мин җансыз да.


Һәрнәрсәгә уңай карыйм,

Ходаем бирер җаен.

Нервыларың җитмәс монда,

Юкка борчылган саен.


Кирәк булсам, номерымны

Белгәннәрдән алырсыз.

Кунак килә, чәй куй, диеп,

Алдан хәбәр салырсыз.


Күрешергә җай чыкмаса,

Йә «званить итәрбез».

Хәзер инде дөньяларның

Җайланганын көтәрбез.


Исән булыйк, бетсен сугыш,

Шушы иң зур теләгем.

Номерым бар табарсыз,

Чыкса әгәр кирәгем.

****

Берни дә мәңгелек түгел

Икәнен бит беләбез.

Күп нәрсәне юлыбызда

Югалтып без киләбез.


Октябрятлар, пионерлар,

Коммунист-комсомоллар

Иң беренче юлыбыздан

Кинәт төшеп калдылар.


Алардан соң без югалттык

СССР дигән илне…

Күп завод, фабрикаларның

Соңгы көннәре килде.


Колхоз-совхозларга беркөн

Килде бит соңгы көннәр.

Әрем үскән басуларны

Күреп әрнеми кемнәр?!


Аннан чират килеп җитте

Ябарга мәктәпләрне.

Үзәк өзелә чит авылга

Озатканда нәниләрне.


Мәктәп беткәч, авылларның

Утлары бара сүнеп.

Авыр булса да югалту,

Яшибез инде түзеп.


Менә бүген халык шаулый:

Имеш, инстаграмм бетә.

Вакытлыча гына микән,

Әллә мәңгегә китә?


Жәл, әлбәттә, без аңарга

Ияләшеп беткән идек.

Бер белмәгән, күрмәгәннәр

Дус-туганга әйләндек.


Ә шулай да, инста бетү -

Түгел бит бик зур кайгы.

Югалтырга язмасын дим

Аллаһ белән араны!


Ил-көннәре имин булсын,

Ләә иләһә илләллаһ,

Бар эшләребезне Белүче,

Билгеләүче — Бер Аллаһ.


Дус-туганнар исән булсын,

Өзелмәсен гомерләр.

Күз яше тукмәсен һичкем

Тыныч булсын күңелләр.


Көнебез булсын якты,

Күгебез аяз булсын,

Һәрберебезнең өйләре

Намаз, догалы булсын.


Түрәләрнең калебенә

Гаделлек сал, йә Раббым.

Тәкъдирләргә ни язылган -

Син беләсең, Аллаһым.


Изгелекләр кылып, гөнаһлардан куркып,

Бер Аллаһны танып яшәсәк,

Бар өметләр Синең Кадиреңдә,

Рәхмәтеңнән безне ташлама!

****

«Төне буе бер төш курдем»,

Инстаграм ябыла имеш,

Кешедэн калышмыйм диеп,

Телеграм ачам, үлеш.


Ул телеграмга чират икән,

Кемнәр генә юк анда.

Блогерлар белэн беррәттән

Мин дә торам чиратта.


Рәфиләне куүреп алдым,

Нияз белэән икесе.

Ерактан ук кул болгады,

Якын, авылым кешесе.


Фирүзә белән Сөләйман,

Исәнләшеп үттеләр.

Авылдашлар якын инде,

Бигрәк ачык кешеләр.


Гөлнирә апай күренмэде,

Килеп җитмәгән иде.

Гүзәл кәҗәсен карап,

Соңга калгандыр инде.


Илсөя дэ шунда йөри,

Күлмәге зәһәр матур.

Килеп үзе эндәште бит,

Язасың ди бик матур.


Тямай тоже шунда иде,

Ул бигрәк кызу кеше.

Керде, алды, чыгып китте,

Кешедә юк аның эше.


Һәммәсенең кулларында,

Телефоннар кыйммәтле.

Ә минеке гади генә,

Кыйммәт тугел ул хәтле.


Менә миңа чират җитте,

Кош тоткандай куанам.

Миллионнар откан мени,

Җүләр инде, шатланам.


Менә шунда керерсез дип,

Куям икэн ссылкамны.

Әле шул ссылка очен,

Кыйнадым бер блогерны.


Икебезгә бер ссылка ди,

Калмаган ди бүтәне.

Ай-яй кире кеше булды,

Белми әйткән, сүккәнне.

 

«Мине дә онытмагыз» — дип,

Кычкырган тавышыма

Йокыларыннан уянып,

Алмам тора каршымда.

 

Төннэр буе нишләдең син,

Кул-аягың уйнады.

Әллә ниләр мыгырдандың,

Аңлап кына булмады.

 

Сугыштың да әллә шунда,

Әйттең ди «матур» сүзләр.

Өшкертергә кирәк сине,

Тиде микән ди, күзләр.

 

Нинди күз тисен миңа дим,

Телеграм ачып йөрдем.

Хет мин әйтәм шунда миңа,

Ярдәмгә дә килмәдең.


Атаказов дигән блогер,

Чәчләрен тарап артка.

Миңа дигэн ссылканы,

Үзенә алып маташа.


Җиңдем, барыбер бирмәдем,

Рәфилә килде ярдәмгә.

Бер сүзе җитте бит шуның,

Атаказов дигән бәндәгә.


Шаклар катып тыңлап торды да

Минем әйткән сүзләремә.

Диде, күбрәк утырсаң,

Җен күренер күзләреңэ.


Тик шулай да эч поша бит,

Инде ияләнеп беткәч.

Нишлэп кенә бетәрбез соң,

Инстаграм ташлап киткәч.

 ***

Инстаграм бетүләре,

Дөрес микән ул хәбәр?

Әллә нәрсә булыр кебек,

Бетеп китсә ул әгәр.


Анда хәзер дөнья кайный,

Бар да телеграм ача.

Мине шуннан эзләрсез дип,

Үзенә кунакка дәшә.


Кайсы җырлап саубуллаша,

Кайсысы вообще дәшми.

Кайберләре кат-кат дәшә,

Үзенә кеше эзли.


Сираҗи дус аптырамый,

Ябылсын ди «ишекләр».

«Сираҗи сүзе» гәзитенә

Артыр дип подпискалар.


Аптырамыйм анысы мин дә,

Буш вакытым күбәер.

Башта читен булыр инде,

Бер өч көн булыр сәер.


Ну ничава ияләнербез,

Ватсап бар, ВК исән,

Кырын ятып телевизор

Карарга иде исәп.


Укылмаган китаплар күп,

Өсләрен тузан баскан.

Сөртермен дә тузаннарын,

Укырмын яңа баштан.


Күршеләрнең хәл-әхвәлен

Кереп белеп чыгармын.

Һич булмаса урамнарда

Чиста һава сулармын.


Көймәс хәзер бәрәңгеләр,

Төпкә утырмас ашлар.

Вакытында ашын ашап,

Йоклап китәр ир-атлар.


Тик шулай өметләнәм

Бәлки бетмәс Инстаграм.

Әйтем куям әле, дуслар –

Мин Мәтәскәдә булам.

(Гөлназ Шәрипова).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100