news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәндә ни өчен миңнәр барлыкка килә?

Бөекбритания галимнәре кешенең тәнендә ни өчен миңнәр барлыкка килү сәбәбен ачыклаган. Әлеге тикшеренү Лондонның Медицина көллияте хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән.

news_top
Тәндә ни өчен миңнәр барлыкка килә?
https://pixabay.com/ru

Миңнәр һәр кешедә диярлек бар, шулай да алар кемдәдер күбрәк, кемдәдер азрак. Кайбер очракларда тәннең берәр өлешендә миңнәрнең артык күп булуы күзәтелә.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, әлеге процесска берничә фактор йогынты ясый икән. Алар арасында нәселдәнлек, шулай ук УФ-нурланыш бар.

Тәҗрибә уздырганда, белгечләр 3 мең игезәкне күзәткән, аларның тәннәрендәге миңнәрен өйрәнгәннәр. Миңнәр аякта күбрәк очрый икән, ә менә корсакка яки аркага сирәк чыгалар, ди. Гомернең беренче яртысында кешенең тәнендә яңа миңнәр барлыкка килергә мөмкин, икенче өлешендә аларның бер өлеше йә юкка чыга, йә тышкы яктан үзгәрә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар