news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәндәге кызыл миңнәрнең нинди куркынычы бар?

Кызыл миңнәр чыкса, кояшта кызынмау хәерле.

news_top
Тәндәге кызыл миңнәрнең нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Табиб һәм алып баручы Татьяна Шаповаленко тәндәге кызыл миңнәр турында «Аргументы и Факты» белән әңгәмәдә сөйләгән.

Кызыл миңнәр ангиома дип атала һәм алар бөтен кешедә дә булырга мөмкин.

Бу — яхшы сыйфатлы үсентеләр, алар кан тамырлары үзгәрешләре аркасында килеп чыга. Табиб сүзләренчә, алар куркыныч түгел, тик бу үсентеләр яман шешкә әверелү ихтималы бар.

«Шуңа күрә ангиома булганда, кояшта кызынмау хәерле, тәнне кием белән капларга кирәк», — ди табиб.

Кызыл миң зурайса, төсе үзгәрсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар