Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тән тиресе һәм чәч матур булсын өчен, нинди чикләвек ашарга?

Фисташка чикләвегендә биотин дигән матдә бар.

news_top_970_100
Тән тиресе һәм чәч матур булсын өчен, нинди чикләвек ашарга?
https://pixabay.com

Табиб-диетолог Татьяна Разумовская кеше организмында метаболизм, тән тиресе һәм чәчләр халәте яхшы булсын өчен, фисташка — пестә агачы чикләвеге ашарга киңәш итте. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Разумовская сүзләренчә, көненә унбишләп фисташка чикләвеге ашарга кирәк. Балаларга җиде данә җитә.

Фисташка чикләвегендә биотин дигән матдә бар — аның файдасы шушы матдәгә бәйле.

«Фисташкада төп элементларның берсе — В7, ягъни биотин. Ул аксымны үзләштерергә, майларны яндырырга ярдәм итә. Шулай итеп ул матдәләр алмашында төп элемент була. Биотин җитмәсә, тән тиресе һәм чәчләр начарлана, депрессия халәте барлыкка килә, канда „начар холестерин“ микъдары артырга мөмкин», — дип сөйли табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100