Төн кунарга кергән егет белән кыз шәхси йортта янып үлгән
Янгын ут төртү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.
Иркутск шәһәре үзәгендә урнашкан шәхси йортта янгында егет белән кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
6 майга каршы төндә Александр Невский урамындагы өч фатирлы шәхси йортта янгын чыга. Урынга берничә минут эчендә коткаручылар килеп җитә. Бу вакытта йорт дөрләп яна торган була. Ялкын якындагы корылмаларга да күчү куркынычы туа. Фатирларның берсеннән йөгереп чыккан хатын-кыз күрше фатирда кешеләр булырга мөмкинлеген әйтә.
Янгынны бер сәгатьтән соң гына сүндерәләр. Йортның бер өлеше җимерелеп төшә. Коткаручылар эчкә үтеп кергәч, хәрабәләр астында ике мәет таба. Алар бик нык янып беткән. Соңрак ачыкланганча, бу 17 яшьлек егет һәм 19 яшьлек кыз мәете була.
Тикшерүчеләр бу кешеләрнең әлеге фатирда яшәмәвен ачыклый. Фатир хуҗасы егет белән кызны кунарга керткән булган.
Фаҗиганең якынча сәбәбе дә билгеле.
«Янгын ачык уттан килеп чыккан булуы ихтимал. Төп версия — ут төртү. Урында экспертлар эшли», — дип аңлатканнар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.