«Тәмуг шундый була!» Белгород өлкәсендәге заводта авария
Тәмуг казаны шундый була, дип язалар социаль челтәрләрдә.
Белгород өлкәсе Оскол металлургия комбинатында эрегән корыч салынган казан янып тишелгән һәм эрегән металл ага башлаган. Эшчеләр, телефоннарын алып, бу күренешне төшерә башлаган.
Каза күрүчеләр юк, әмма бу күренеш хәтта заводта эшләүчеләргә дә шулкадәр коточкыч булып тоелган — алар сүгенә, әмма көлә-көлә видеога төшерә. Җитәкчеләре «барыгызны да эштән куам» дип котыра.
Тәмуг казаны шундый була, дип язалар социаль челтәрләрдә. Кайберләре исә «Тәмуг шундый була» дип язган.