news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәмле токмач (рецепт)

"Татар ашлары" социаль төркеменнән тәмле токмач рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тәмле токмач (рецепт)
400 гр макарон, 300 гр ыслап әзерләнгән казылык, 2 татлы борыч, 2 помидор, 150 гр сыр, бер баш сарымсак, майонез, кетчуп.

Казылыкны саламлап, татлы борычны шакмаклап, помидорны боҗралап турыйбыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз. Сарымсакны вак угычта уабыз, макаронны пешереп куябыз.

Табага май сылап, һәр продуктны катламлап тезәбез. Иң башта табага майонез һәм кетчуп салып болгатылган макарон белән казылыкны салабыз. Аннары өстенә борыч белән помидор өстибез. Сыр сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган газ миченә 20 минутка куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар