Тәмле соуслы яшелчә салаты
Бәлешле яллардан соң Тәския Вәгыйзовадан җиңелчә салат тәкъдим итәбез.
Пекин кәбестәсе (кызыл чәкәнле кәбестә дә салырга мөмкин), кишер, татлы болгар борычын турарга. Соус өчен 1 кашык горчица, 1 аш кашыгы шикәр комы, бераз тоз, 1 аш кашыгы тулыр тулмас бал һәм бальзамик уксус, үсемлек мае салып болгатырга. Соусны яшелчәләргә ашар алдыннан гына кушарга.
Салат бик җиңел ясала һәм файдалы да.