Тәмле салат рецепты
Махачкала шәһәрендә яшәүче Мәдинә социаль челтәрләрдә төрле рецептлар белән уртаклаша. Тәмле һәм файдалы салат рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Салат өчен: чи кәбестә, яңа өзелгән кыяр һәм помидор, татлы борыч, яшел суган, укроп, консервланган кызыл фасоль, тәменчә тоз, борыч, зәйтүн мае.
Ингредиентларны теләгәнчә турарга һәм тәмләткечләр салып болгатырга.