Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Тәмле марафон”: Актаныш районы Апач авылында яшәүче туташ – иң уңган аш-су остасы

Интернетта "Тәмле марафон" бәйгесе үтте. Биредә катнашучылар татар халкының төрле ризыкларын пешерде. Һәр пешерелгән ризык фотосын алар Инстаграмга куеп барды.

news_top_970_100
“Тәмле марафон”: Актаныш районы Апач авылында яшәүче туташ – иң уңган аш-су остасы

“Катнашучылар егерме бер көн дәвамында яхшы гадәтләргә ияләшәләр”

Марафонда бу юлы кырык дүрт кеше катнашкан. Финалга якынлашканда, акциядә катнашучылар саны утыз биш булган. Димәк, кемдер төшеп калган. 

Марафонның үз шартлары, кагыйдәләре бар. Нинди? Бу хакта марафонны оештыручы төп кеше - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин белән аралаштык.

-  Раил, ничек уйлыйсыз, бу марафон популяр була алдымы?

- Марафон популяр була алды дип саныйм, чөнки биредә дәрәҗәле татар аш-су осталары катнашты. Минемчә, без проектны яхшы итеп үткәреп чыга алдык. Катнашучылар үзара дуслаштылар. Тәҗрибәлерәк аш-су осталары үзләренең киңәшләре белән бүлештеләр.

- Марафонда катнашыр өчен аш-су остасы булырга кирәк идеме?

- Мондый шарт юк. Шулай да аңларга кирәк: марафонда миллионлап кеше катнаша алмый. Беренчедән, марафонны үткәрү катлаулы. Егерме бер көн дәвамында милли ризык пешереп, фотосы белән Интернетта уртаклашып, ризыкның рецептын язарга. Бөтен кеше дә моны башкарып чыга алмый. Үзләренең ихтыяр көчен җыеп, аш-су остасы булмаса да, шушы юнәлештә тырышкан хатын-кызлар әлеге бәйгенең финалына чыктылар.

- Нишләп марафон егерме бер көн бара?

- “Тәмле марафон” “Әдәби марафон”, “Сәламәт марафон” кебек егерме бер көн бара. Пластик хирург бер әйбергә игътибар иткән: пациентлар, әйтик, борыннарына операция ясаткач, егерме бер көннән соң үзләренең яңа йөзләренә, борыннарының яңа формасына ияләшә. Шуңа күрә без дә марафоннарны егерме бер көн үткәрәбез.

- Әдәби һәм сәламәт марафоннар турында да сөйләп үтсәгезче.

- Һәр марафонның максаты – кешедә файдалы гадәтләр формалаштыру. Сәламәтлек марафоны дәвамында һәр иртә йөгерәбез, күнегүләр ясыйбыз. Әдәби марафонда исә китап уку гадәтен формалаштырабыз. Иң мөһиме – татар әдәбиятын укыйбыз. Тәмле марафон исә татар милли ризыкларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Димәк, алдагы сорау белән бәйләп шуны әйтәсем килә: катнашучыларыбыз егерме бер көн дәвамында яхшы гадәтләргә ияләшәләр.

- Иганәчеләрегез, ярдәм итүчеләрегез бармы?

- Ярдәм итүчеләр әлегә күп түгел. Алга таба иганәчеләребез артыр дип уйлыйбыз, чөнки бу – кирәкле, популяр тема.

- Җиңүчеләр нинди бүләкләргә ия булдылар?

- Диплом һәм китаплар. (Билгеле булганча, катнашучыларның һәммәсенә дә сәяхәткә ике меңлек сертификат та бирелгән. Раилнең мактанасы килмәгәнме, әллә инде онытканмы, белмим. Шулай да сертификатларның булуын төгәл әйтә алам - автор).

- Нинди кагыйдәләр, шартлар бар?

- Һәр катнашучы егерме бер көн дәвамында ризык пешерергә тиеш иде. Әлеге ризыкны матур итеп фотога төшереп яисә аны кулына тотып, рецепт язып үзенең аккаунтларына куярга тиеш иде. Шулай ук без үзебезнең “хештегыбызны” да булдырдык. Бу – төп таләп.

- Карагыз: башта сез үткәрәсез “Сәламәтлек марафоны”н, ягъни кешеләрне йөгертәсез, кайсыдыр дәрәҗәдә ябыктырасыз. Соңыннан, “Тәмле марафон” үткәреп, аларга камыр ризыкларын ашатасыз. “Әдәби марафон”да китап укытасыз да, соңыннан әлеге “тәмле ашау” акциясендә Интернетта утырып, шул ризыкларны фотога төшереп, нәрсәдер язарга кушасыз. Нәрсәгә?

- Бернинди каршылыклар юк. Бу – хәзерге заман теле белән әйтсәк, челлендж. “Әдәби марафон”нан соң татар китапларын укучылар саны артты, чөнки кешеләр: “Мин дә укыйм”, - дип, укый башлый. “Тәмле марафон”да катнашучылар вакытны билгеләргә өйрәнәләр. Алар үзара дуслаштылар. Катнашучылар бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Камыр ризыкларын ашатасыз, дип тазару турында әйтәсегез килгәндер. Фастфуд ашап тазарырга була, ә, сәламәтлеккә зыянлы булган ингредиентлар кулланмыйча, милли ризык пешерү, киресенчә, сәламәтлек өчен файдалырак.

- Бүген татар аккаунтлары Интернетта популярмы?

- Әйе,чын татарча язучылар саны арта. Нәкъ менә татар клавиатурасын кулланучылар бар. Татар аккаунтларын алып баручыларга берничә киңәшем бар: хаталарсыз язарга һәм “хэштег”ларның дөресен сайлый белергә кирәк.

- Дөрес “хэштег”лар нинди алар?

- Бик сирәк кулланылган “хэштег” куябыз икән, кешеләр постны күрмәскә мөмкин. Шулай ук популяр булган “хэштег” куллансак, яңалык аска төшеп китә дә, кешеләр күрмәскә мөмкин. Тематика булырга тиеш. “Хэштег”ны темага туры китереп сайларга кирәк.

“Актаныш кызы – җиңүче”

“Тәмле марафон” республика күләмендә өченче тапкыр үткәрелде. Бәйге республикакүләм дип аталса да, биредә Мари-Эл һәм Башкортстан районнарыннан да аш-су осталары катнашкан.

Финалчылар арасында тәмле марафонның иң уңган аш-су остасы да билгеләп үтелде. Быел әлеге исемгә Айзилә Рәхмәтуллина лаек булган. 

Ул Актаныш районы Апач авылыннан. Без аның белән сөйләштек.

- Айзилә, марафон турындагы истәлекләрегез белән бүлешегезче.

- Узган елларда, теләк булса да, катнашканым булмады, соң күрә идем. Быел да көне җиткәч күрдем дә, үземне сынап карарга булдым. Камыр ризыкларын пешерергә яратуым этәргеч булгандыр. Ризык пешереп, якыннарымны сыйлаудан үземә рәхәтлек алам. Финалистлар, оештыручылар белән очрашудан күңелдә бары тик якты хатирәләр сакланып калды.

- Сез Актаныштан. Казанга килү читен булмадымы?

- Казан әллә ни ерак түгел бит. Шулай да юл арыта инде ул.

- Егерме ел дәвамында нинди ризыклар пешердегез?

- Иң беренче итеп ипи пешердем. Өчпочмак,гөбәдия, кош теле, кыстыбый, бәлеш, каймак пирогы (сметанник), мантый, пәхләвә... Барысын да санап чыгасымы соң?! Бер куйган әйберне кабатламадым. Төрләндереп пешердем. Актаныш якларына кунакка кайтыгыз, авыз итәрсез.

- Көндәшлек хисе бар идеме?

- Көндәшлек булмады, җаныем. Әлеге марафонда катнашып, яңа дуслар таптык. Марафонда катнашу яңа төрле ризыклар пешерергә этәргеч бирде. Мондый марафоннар киләчәктә дә оештырылсын иде. Уңган апалар белән танышу, аралашу да күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Резида апа Хөсәеновадан тавык тутыру буенча да мастер класс карап үттек.

- Нәрсәләр бүләк иттеләр?

- Татар халык ашлары китабы, Раил Гатауллинның “Иң зур сер китабы”, ручка, диплом, сәяхәткә ике меңлек сертификат.

- Ике меңлек сертификатыгызны кулланачаксызмы?

- Белмим, Төркиягә барып җитеп булыр микән?! Әгәр кулланмасам, чын күңелемнән, ихластан якыннарыма бүләк итәрмен.

- Сез сколиоз белән авырыйсыз. Ашарга пешерергә комаучаламыймы?

- Сколиозым миңа бер дә комаучаламый. Операция дә ясаткан идек. Уңышлы булмады. Авыртмый ул, хәзер мин аны сизмим дә.

- Сез кияүдәме әле?

- Юк. Булыр әле, Ходай язган булса.

- Булыр, әлбәттә. Хәзер менә сезне “иң уңган аш-су остасы” дип язып чыгабыз да...

- Әйтеп булмый инде. Көтеп карыйк, рәхмәт. 

“Төп максат – татар ризыкларын буыннан-буынга җиткерү”

"Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы, танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова да марафонның оештыручысы. Аның фикеренчә, әлеге марафонның төп максаты – татар милли ризыкларын буыннан-буынга җиткерү.

- Марафонның ничек үтүе белән канәгать калдыгызмы?

- Әйе, минемчә, марафонны югары дәрәҗәдә үткәрә алдык. Ул зур масштабта үтте.

- Кызлар үзара узыштылармы?

- Киресенчә, алар бер-берсе белән аралашып, рецептлар белән бүлештеләр. Мәсәлән, без өчпочмакны, гадәттә, бәрәңге һәм иттән генә пешерәбез. Ә аны гөмбәдән дә пешерергә була.

- Гөмбәдән ясалган өчпочмак татар милли ризыгына керәме?

- Керә. Һәр ризыкны төрлечә пешерергә була. Бер әйбердә генә тукталып калмаска кирәк.

- Җиңүчене ничек сайладыгыз?

- Җиңүчене сайлау бер дә җиңел булмады. Бергәләп киңәшләшеп, сайладык. Шулай да беркем дә бүләксез калмады. Кызлар үзара туганлаштылар дип әйтә алам. Алар өчен урын, бүләк мөһим түгел иде.

- Алар тәмле пешерәләр микән?

- Тәмледер, кабып караганым гына юк.

- Кабып карамыйча, ничек әйтә аласыз? Интернетка, үзең пешермичә дә, куеп була бит.

- Кибеттән алынган ризыкны мин дә, сез дә аера аласыз. Соңыннан без бит катнашучылар белән гел аралашып торабыз, шуңа күрә аларның пешерә белүләрендә шигем юк.

- Ашап тазардылар микән?

- Булгандыр инде, кызым. Бер-ике килограмм җыйдык, диделәр. Әле үзләре: “Ирләребезнең авызларыннан елмаю төшмәде инде. Көн саен башка төрле тәмле ризык...”, - дип сөйләделәр. Ирләре дә килограммнар җыйгандыр.

- Пешергәндә, янып җәрәхәтләнмәделәр микән?

- Бу хакта төгәл әйтә алмыйм. Минем яныма килгәндә, алар барысы да сау-сәламәт, матур иделәр. 

- “Татар табыны-2019” бәйгесе әлеге марафоннан нәрсәсе белән аерылачак?

- Масштаблары белән аерылыр дип уйлыйм. “Татар табыны-2019” бәйгесендә Австралиядән, Казахстаннан да катнашучылар булыр дип көтелә. Без әлеге бәйгене “Бөтендөнья татар конгрессы” белән берлектә үткәрәчәкбез.

"Сәламәт марафоны"н үткәрергә кирәк

Катнашучыларның Интернеттагы постларына карасаң, “Тәмле марафон”ның, чыннан да, тәмле, баллы булуына инанып була. Ризыклар берсе-берсеннән тәмле күренәләр! Ашыйсылар килеп китә хәтта... Сез дә #тәмлемарафон "хэштегы" буенча үтеп, ризыклар белән танышып чыгыгыз. 

Шуны әйтергә була: катнашучылар да, аларның гаиләләре дә артык килограммнар җыймыйча калмаганнардыр. Раил Гатауллин сөйләгән “Сәламәт марафон”ны тиз арада үткәрергә кирәк! 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

@aigul_davli рәхмәт дускаем тәмле рецетыңа! Тәмле шундый! ПП лы рәхәт тормыш, әлхәмдүлилләһ! !! Сез дә пешерегез әле ...мммм...телне йотарлык! Рецептын язам! *2 алманы кыргычтан кырам. Кабыгын чистартып.Бер аш кашыгы бал салам.3 йомырка. 100 грамм тирәсе дөге оны. Массаны яхшылап болгатам. Белен пешергән кебек майлы табада ике ягын кыздырам. *Кремны исә, каймак һәм банан белән ясыйм. Блендер белән яхшылап болгатам. Мин һәрберсенең арасына грец орех салдым! !!! @tamle_bulsyn @tatarcongress @tatarlar_kongress @gulnazshayhi @endzhe06 @alsu5zinurova #татартабыны2019 #Австралиядәтатаркызы #чабышкылар #татарларчитилдә #татаркызы#тәмле #тәмлемарафон #конгресстатар #бөтендөньятатарконгрессы

Публикация от Finzia (@finziatnv)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#тәмлемарафон Икенче көн. Олы пилмәннәр(хинкали) Камыр өчен: Ярты стакан җылымса, тозлы су, 1 йомырка, 2 аш калагы көнбагыш мае, Он Эчлек өчен: Үткәрелгән ит белән суган Яшеллек Тоз 5,6 аш калагы кайнаган салкын су Борыч Эш барышы. Су, тоз, йомырка, май, он салып камыр басабыз да бер 15 минут ял иттерәбез. Эчлекне әзерлибез, иттарткычтан үткәрелгән ит, суганга, тоз, борыч, яшеллек, су салып болгатабыз. Камырны җәябез, чәй тарелкасы белән кисәбез. Камырны мин үзем җәенке савытка куеп эчлек салып бөрәм, аннан артык камырны махсус кайчы белән кисеп алам да, тозлы кайнаган суга салып пешерәм. Пилмәннәрне берәм берәм салам, салган саен кабарып чыкканын көтәм, миске төбенә ябешмәсен. 15 минут чамасы пешерәм. Тәмле булсын! Сезне яратып Мәрьям.

Публикация от Марьям Миннегулова (@mariamminnegulova)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дускаемнан салат рецепт белән фото.Рәхмәт дускаем. #тәмлемарафон Хәләл салаты салат өчен: 1 тавыкның күкрәк ите 1 банка консерв.ананас 1 баш суган 1 банка консерв.шампиньон гөмбәсе 2 киви 200 гр.майонез 4 йомырка Тавык итен шакмаклап турыйбыз, йомырканы пешереп, вак угычтан уабыз.Суганны вак итеп турыйбыз, шампиньон гөмбәсе белән ананасны шакмаклап турыйбыз.Салатны катлап ясыйбыз.1 кат шампиньон гөмбәсе, 2 кат суган, 3 кат тавык ите, 4 кат йомырка, 5 кат ананас, 6 кат киви,һәр кат саен майонез сылыйбыз.Өстен теләгәнчә бизибез. Тәмле булсын!

Публикация от Марьям Миннегулова (@mariamminnegulova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100