Тәмле ит белән бәрәңге
"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән тәмле ит белән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 100 г пешкән ит, 150 г бәрәңге, 35 г кишер, 35 г башлы суган, 10 г сары май, 30 г шулпа, тоз, борыч, дәфнә яфрагы.
Бәрәңгене юып әрчиләр дә, урталай ярып, тозлы кайнар суга салып пешерәләр.
Тирән табага башта пешкән бәрәңге, аннары ит тезәләр, дәфнә яфрагы салалар, өстенә яшелчә соусы сибәләр дә, каплап плитәгә яисә духовкага парландырырга куялар.
Итне табынга кайнар килеш чыгаралар.