Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмле чәй рецептлары

Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз. Кайнар чәй якыннарыгыз белән әңгәмәне тагын да җылы итәр. Ә без сезгә берничә хуш исле чәй төнәтү ысулын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тәмле чәй рецептлары
1. Лимон, имбирь һәм корицалы чәй

Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбирь, корица таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала.

2. Әфлисун һәм бөтнекле чәй

Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, әфлисун кабыгын турап өстәгез. 10-15 яфрак бөтнек тә кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисунның долькаларын салсагыз да була.

3. Карлыган яфрагыннан чәй

Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз, 5-7 кипкән карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5-7 минут төнәтергә кирәк.

4. Ясминлы чәй

1:5 порция белән ясмин һәм чәйне болгатабыз. Өстенә кайнар су салып пешекләгәч, суны түгәбез. Яңадан кайнар су агызабыз. Монда 1 чынаякка 1 бал кашыгы ясминлы катнашма булырга тиеш. 5 минут төнәтәбез. Әзер!

5. Роза белән чәй

Роза чәчәгенең таҗларын киптерәбез. 1 бал кашыгы чәйгә 4-5 таҗны салып болгатабыз. Катнашманы өсте каплаулы банкада саклагыз, кирәк чакта алып пешерегез.

5. Салкын сырганак (облепиха) чәе

Облепиха һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10-15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Суытыр өчен боз кубиклары салып бирелә. Әлегә чәй салкын килеш бик тәмле, шуңа суытып эчелә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100