Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәннең Вагай районындагы татар авылында яшәүче хатын вертолетта бала тудырган

Бөтен яктан сазлыклар һәм урманнар белән уралган кечкенә генә авылда яшәүче йөкле хатын хастаханәгә барып җитә алмаган.

news_top_970_100
Төмәннең Вагай районындагы татар авылында яшәүче хатын вертолетта бала тудырган
https://pixabay.com

Төмәннең Катастрофалар медицинасы үзәге табиблары вертолет бортында авырлы хатынга бала табарга ярдәм иткән. Табибларны Вагай районындагы Усак (Осиновское) авылына чакырганнар. Бу авыл төрле яктан сазлыклар һәм урманнар белән урап алынган, зур җиргә бары бер юл илтә, ул да грунтлы юл гына икән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Бала табар вакыты җиткән хатынны ашыгыч рәвештә Тубыл шәһәренә илтәргә карар кылалар. Бу көнне авыл өстендә күз күреме дә нуль дәрәҗәсендә диярлек була. Шундый шартларда авылга вертолет төшә һәм авырлы хатынны алып китәләр. Вертолет килеп җиткәнче, авыл фельдшеры авырлы хатынны әзерләп куйган була.

Вертолет бортында акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог һәм шәфкать туташы була. Очкыч һавага күтәрелүгә үк, авырлы хатынның тулгагы башлана.

«Бу хатын беренче тапкыр бала таба, бар да бик тиз булды. Табиблар экстремаль шартларда нарасый малайга дөньяга килергә ярдәм итте. Вертолет командиры Юрий Чечулин хөрмәтенә, әни кеше улына Юрий дип исем кушачагын әйтте», — дип хәбәр итә медицина оешмасының матбугат хезмәте.

  • Википедия белешмәсе буенча, Төмән өлкәсенең Вагай районында яшәүчеләрнең 51,2 процентын татарлар тәшкил итә. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Усак (Осиновское) авылы халкының 98 проценты татарлар дип күрсәтелә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100