Төмәндә яшәүче ир белән хатын миллионнар салынган пакетны чүплеккә чыгарып аткан
Төмәндә яшәүче ир белән хатын миллионнар салынган пакетны чүплеккә чыгарып аткан
Төмән шәһәрендә яшәүче ир белән хатын берничә миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Акча салынган пакет чү
Әлеге вакыйга турында чү
Бу гаилә әниләренең фатирын саткан. Әни кешене үзләре янында яшәргә алып кайтканнар. Фатир саткан акча пакетта сакланган. Бер көнне акчалы пакетны ялгыш чүп контейнерына ыргытканнар. Шулай итеп миллионнар салынган пакет чүплеккә чыгып киткән.
Акча югалганын белеп алгач, бу ир белән хатын чүп контейнеры янына бара. Тик бу вакытта контейнерны чүп эшкәртә торган заводка алып киткән булалар. Шуннан соң әлеге гаилә чүп заводы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Алар вакыйганы сөйләп биргәннәр.
"Акчаны табу өчен 12 тонна чүпне араларга туры килде. Бәхеткә, пакет табылды", - дип сөйләгән Виктор Заһидуллин.