Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төмәндә ял итеп кайтып киләләр иде» — Өч хатын-кыз, ике бала авариядә һәлак булган

52 яшьлек хатын Кia Rio машинасы белән идарәне югалткан һәм фурага барып бәрелгән.

news_top_970_100
«Төмәндә ял итеп кайтып киләләр иде» — Өч хатын-кыз, ике бала авариядә һәлак булган
66.мвд.рф

14 мартта Екатеринбург-Төмән юлының 48 нче километрында юл һәлакәте була. Авариядә өч олы кеше һәм ике бала үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авариягә очраган Кia Rio машинасы белән 52 яшьлек Людмила исемле хатын идарә итә. Аның белән 21 яшьлек олы кызы Виктория, бишенче сыйныфта укучы 12 яшьлек кече кызы, дусты — 46 яшьлек Анна һәм Аннаның 10 яшьлек улы була. Алар барысы да үлеп бетә.

Кia Rio машинасы Төмәннән Екатеринбургка таба бара. Йөртүче хатын идарәсен югалта һәм Volvo йөк машинасына килеп бәрелә. 

«Җомга көнне алар Төмәнгә китте, кайнар чишмәләрдә ял итәргә бардылар. Аннары Екатеринбургка кайтып килүләре булган», — дип сөйли мәрхүмә Викториянең дус кызы.

Тагын бер дусты сүзләренчә, Виктория Урал дәүләт юридик академиясе каршындагы Хокук һәм эшмәкәрлек институтында укыган. 

«Вика гаилә эшләре буенча юрист булырга теләгән иде. Балачактан ук бию белән шөгыльләнә, минем тормышымда иң позитив кеше иде», — дип искә ала мәрхүмәнең дусты.

Людмила гомере буе медицинада эшләгән. Ул эшли торган Өлкә наркология хастаханәсе сайтында кайгы уртаклашу хәбәре чыкты.

«2014 елдан бирле Людмила Филиппова диспансер бүлегенең алыштыргысыз өлкән шәфкать туташы булды. 2017 елда Свердловск өлкә наркология диспансеры һәм «Урал без наркотиков» реабилитация үзәге берләшкәч, ул Өлкә наркология хастаханәсенең амбулатория-поликлиника бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләде.

Людмила Леонидовна зирәклек, профессиональлек, мәрхәмәтлелек, һөнәргә тугрылык үрнәге иде. Ул һәрвакыт хезмәттәшләренә дә, пациентларга да ярдәм итәргә әзер булды. Тормышта Людмила Леонидовна тормышы ярата торган һәм энергияле кеше иде», диелә бу хәбәрдә.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария кичке җиделәр тирәсендә була. ЮХИДИ хезмәткәрләренең якынча белешмәсе буенча, җиңел машинаны йөртүче идарәсен югалткан, каршыга килә торган йөк машинасына бәрелгән. Салондагы биш кеше — барысы да — табиблар килгәнче үлгән. Балалар арткы утыргычта булган, алар иминлек каешын эләктермәгән. Бу урында ике якка да хәрәкәт кыенлашкан, юл инспекторлары башка машиналарны әйләнгеч юлдан җибәргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100