Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндә песине кер машинасы эчендә юганнар

Кер юа торган машина эчендә калган песине янгын сүндерүчеләр коткарган.

news_top_970_100
Төмәндә песине кер машинасы эчендә юганнар
https://pixabay.com

4 июньдә Төмән шәһәрендә гадәти булмаган вакыйга килеп чыга. Текстиль урамындагы йортта яшәүчеләр коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Янгын сүндерүчеләр барып, йорт хайванын үлемнән коткара. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга көндезге берләр тирәсендә була. Фатир хуҗалары сүзләренчә, алар кер юарга җыена. Кием-салымны кер машинасына тутыралар да эшләтеп җибәрәләр. Бераздан алар машина эчендә калган песине күреп алалар. Люк пыяласы артында барабан эчендә песи әйләнеп йөри. 

Песи кер машинасы эченә кереп йоклаган булуы ихтимал. Хуҗалар аны абайламыйча, керләр тутырып, машинаны эшләтеп җибәргәндер. 

Песине күргәч, хуҗалар машинаны туктата. Ләкин аны капкыннан коткара алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратып, коткаручылар чакырырга туры килә. Коткаручылар исә кул астындагы кораллар ярдәмендә машина люгын ачып, песине алалар. Бәхеткә, песи исән, ул сәламәт, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100