Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндә коронавирус белән авырган студент кызны хастаханәдән чыгарганнар

Лаборатор тикшеренүләр бу кызның хәле яхшы булуын күрсәткән.

news_top_970_100
Төмәндә коронавирус белән авырган студент кызны хастаханәдән чыгарганнар

Коронавирус йоктырган Кытай студенткасын Төмән хастаханәсеннән чыгарганнар. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости яза.

«Лаборатор тикшеренүләр бу кызның хәле яхшы булуын күрсәтте. Бүген аны хастаханәдән чәчәкләр һәм шарлар белән каршы алдылар. Карантин беткәннән соң аның белән бергә очкан студентларны да чыгарачаклар. Аларның коронавируска анализлары тискәре», — диде Инна Куликова.

Кытайдан эвакуацияләнгән кешеләр өчен карантин үзәгендә коронавирус инфекциясе белән бәйле булмаган бер пациент дәвалануын дәвам итә, калган икесе сәламәт, дип өстәде ул.

Бүген Россиядә коронавирус белән зарарлануның ике очрагы теркәлгән, диде вице-премьер Татьяна Голикова. Аның сүзләренчә, ике авыру да Кытай гражданнары. Бер очрак Забайкалье краенда, икенчесе Төмәндә теркәлгән.

Вируслы пневмония эпидемиясе

Декабрь азагында Кытай хакимияте Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә билгесез чыганаклы пневмония очраклары арту турында хәбәр итте. Авыру чыганагы — 2019-nCoV яңа төрдәге коронавирус.

11 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Кытайда авыруның 42 638 расланган очрагы теркәлгән, 910 кеше вафат булган, 3 996 кеше терелгән.

Вирус таралу белән көрәшү өчен Россия хакимияте Ерак Көнчыгышта Кытай Халык Республикасы белән чикләрне япты, Монголия чикләрен узуны чикләде. Кытай гражданнары өчен эш визаларын туктатты, Хубэй провинциясендәге Россия кешеләрен эвакуацияләде.

«Аэрофлот»ның Пекин, Шанхай, Гуанчжоу һәм Гонконгка оча торган рейсларыннан тыш, башка рейсларны туктатты. 3 февральдән РЖД Кытай белән ике арада поездлар йөрүен туктатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100