news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төмәндә кар җыештырган грейдер әбине урамнан өстерәтеп йөрткән - видео

Куркыныч видео мессенджерларда таралды.

news_top
Төмәндә кар җыештырган грейдер әбине урамнан өстерәтеп йөрткән - видео

Төмән өлкәсендә кар җыештыра торган грейдер 77 яшьлек әбине шәһәр урамыннан өстерәтеп йөрткән.

Урам җыештырган техниканы урап узмакчы булган әбине йөртүче күрми кала һәм бәрдереп ега. Әби тәгәрмәчләр арасында кала. Кар эттергеченә киеме белән эләккән әбине йөртүче күрми, шул килеш урам җыештыруын дәвам итә.

Әбине "күлмәктә туган" дип әйтергә була. Аның кулы гына сынган. "Ходай Тәгаләнең бу әбигә карата башка планнары булган күрәсең" дип шаккатып язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар