news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төмән урманында аюны җиңгән егетне ясалма комага җибәргәннәр

Боксчы егетне аю шактый имгәткән.

news_top
Төмән урманында аюны җиңгән егетне ясалма комага җибәргәннәр
https://pixabay.com/

Боксчы Илья Медведев Төмән урманында аю белән көрәшергә мәҗбүр була. Хәзер яраланган егетне ясалма комага җибәргәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Төмән өлкәсенең бокс федерациясе 23 яшьлек Ильяга тизрәк сәламәтләнү тели. Илья Медведев төбәкнең җыелма командасына керә, ул Россиянең спорт мастеры. «Илья җитди травмалар алган, бәхеткә, аның гомеренә куркыныч янамый. Хәзер ул Төмән хастаханәсендә. Спортчының әти-әнисенә сабырлык һәм көч телибез», — ди алар.

20 октябрьдә өч ир-ат Уват районындагы урманга йөрергә бара. Аларга көтмәгәндә генә аю һөҗүм итә. 48 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак була. Илья исә ерткыч белән көрәшә, аңа берничә тапкыр пычак кадый.

Соңрак ачыкланганча, ир-атларның мылтыгы була, тик ул теркәлмәгән, аю өне янында гильзалар да табыла. Биредә яшәүчеләр ир-атлар аюга үзләре башлап һөҗүм иткәндер дип фаразлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар