Төмән трассасында МАЗ вахта автобусын бәрдергән: алты кеше һәлак, дистәләгән кеше тән җәрәхәтләре алган
Төмән трассасында МАЗ вахта автобусын бәрдергән: алты кеше һәлак, дистәләгән кеше тән җәрәхәтләре алган

Төмән-Ханты-Мансийск трассасында, Пойковский бистәсе янында МАЗ йөк машинасы каршы полосага чыгып, КИА автомобилен бәрдергән. Бәрелешкән машиналарга тагын бер йөк машинасы, бер җиңел машина, "Газель" һәм вахта автобусы бәрелә. Бу хакта Ханты-Мансий автоном округы - Югра буенча тикшерү комитеты хәбәр итә.
Фаҗигадә 6 кеше һәлак була, 24 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 12 кешенең хәле авыр, 11 кеше Нефтеюганск клиник хастаханәсенә җибәрелгән. ЮГРА губернаторы гадәттән тыш хәл режимы игълан иткән. Һәлак булган вахтовиклар арасында Башкортстаннан ике кеше бар. Кайнар телефон линиясе игълан ителгән: 8 (34673) 97-777.
Фото: Вконтактедагы «Это Юганск, детка! Нефтеюганск» төркеме

1. Николай Рыбак, 1959.
2. Константин Жедик, 1960.
3. Анатолий Иванов, 1964.
4. Алексей Вислаушкин, 1972.
5. Альберт Таибалов.
6. Расим Агаханов, 1973.
Каза күрүчеләрнең кайберләре:
1. Тимур Галимов, 1984.
2. Виталий Щербаков, 1988.
3. Никита Кравченко, 1988.
4. Альберт Тагильбаев, 1977.
5. Петр Рябушкин, 1964.
6. Марат Ромашкин, 1989.
7. Антон Умрихин, 1985.
8. Александр Симонович, 1987.
9. Руслан Искандаров, 1989.
10. Максим Усов, 1979.
11. Евгений Мамай, 1984.
12. Наиль Мансуров, 1988.
13. Артур Зарипов, 1986.
14. Руслан Райманов, 1987.
15. Александр Штранцев, 1991.
16. Ильдус Яппаров, 1961.
17. Александр Носов.
18. Евгений П.
ТАСС хәбәр итүенчә, автобуста "Роснефть"нең филиалы «РН-Бурение» предприятиесе эшчеләре булган. Һәлак булучылар - йөк машинасы һәм автобус йөртүче һәм автобустагы 4 пассажир диелә.
Җинаять эше кузгатылган.
