Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмән өлкәсендә сугыш ветераннарына бүләк эченә каткан прәннек салганнар

Төмән өлкәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан төбәк бюджеты хисабына ветераннарга акча бирәләр, Төмән җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары өләшәләр.

news_top_970_100
Төмән өлкәсендә сугыш ветераннарына бүләк эченә каткан прәннек салганнар
Илнар Төхбәтов/архив

Төмән өлкәсендә сугыш ветераннарына бүләккә бирелә торган азык-төлек җыелмасы эченә каткан прәннек эләгүе турында Telegram-каналларда шикаятьләр барлыкка килгән. Узган ел азык-төлек җыелмаларына карата шелтәләр килмәгәнгә күрә, быел да шушы прәннекне салган булганнар. Бу турыда «РИА Новости» га төбәкнең социаль үсеш департаментында әйткәннәр.

Абат районында яшәүче ветеранга 9 Май хөрмәтенә чәйнәп булмаслык дәрәҗәдә каткан прәннек бирүләре турында хәбәрләр челтәрдә таралган.

«Былтыр да бүләк составына Ишим җитештерүчесенең шундый ук прәннекләре салынды. Ветераннар һәм аларның туганнары ягыннан шелтәләр килмәде», — дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте.

Матбугат хезмәте аңлатуынча, Төмән өлкәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан төбәк бюджеты хисабына ветераннарга акча бирелә. Шулай ук алар Төмән җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары ала. Җыелманың составы ел саен иҗтимагый оешмалар белән килештерелә, дип аңлатканнар социаль үсеш департаментында.

Хакимият мәгълүматлары буенча, хәзер төбәктә 5,6 мең Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 183 сугышта катнашучы, 89 элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 5,3 мең тыл хезмәтчәне яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100