Төмән өлкәсендә елга кызыл төскә кергән
Россия табигать күзәтчелеге идарәсе суны экспертизага тапшырганнар.
Төмән өлкәсенең Молчаново авылы һәм Новотаманский бистәсе арасындагы Молочанка елгасы кызыл төскә кергән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы "Известия" газетасына сылтама белән.
Җирле халык сүзләренчә, елгадагы суның кызылсары-кызыл төскә керүенә, Нориманово авылындагы теплицалардан агып төшкән химик матдәләр сәбәпче. Ләкин белгечләр тикшерү барышында суда сәнәгать-көнкүреш калдыклары тапмаган. Россия табигать күзәтчелеге идарәсе суны экспертизага тапшырган.
Әлеге күренешнең фотолары социаль челтәрләргә урнаштырылган.