Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмәке тартучылар ковид белән ешрак авырыймы?

Тәмәке тартудан баш тартсагыз, иммун системагызны ныгытачаксыз һәм ковидтан сакланачаксыз, диде табиб.

news_top_970_100
Тәмәке тартучылар ковид белән ешрак авырыймы?
pixabay.com

Тәмәке тартучы кешеләрдә коронавирус авыр уза. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты профессоры Андрей Демин сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә тәмәке тарту кеше организмына табигать тарафыннан салынган эчке резервларны киметә. Тәмәке тарту сулыш системасына бик куркыныч зыян сала, дип билгеләп үтте Андрей Демин.

«Кеше тәмәке тартканда яки алкоголь кулланганда, үзен тулысынча сәламәт кебек сизсә дә, аның функциональ резервлары кискен кими. Ә организм вируслы авырулар белән очрашса, күңелсез хәлләр килеп чыга», — дип аңлатты профессор.

Әгәр кеше бу начар гадәттән арынса, организмның функциональ резервы торгызыла. Зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм организмга коронавирустан сакланырга комачауламаска кирәк, дип киңәш итә Андрей Демин.

«Тәмәке тартудан үзегез генә арына алмасагыз, медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бу гадәттән баш тартсагыз, сез иммун системагызны ныгытачаксыз һәм ковидтан сакланачаксыз», — диде Андрей Демин Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100