Тәмәке тартучы хатынның битенә йон үскән
37 ел тәмәке тарткач, хатын организмында мутация башланган.
37 ел буена тәмәке тарткан хатынның битенә чып-чын йон үскән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче хатын йөзе үзгәрүен абайлап ала, тик бу үзгәрешләр картлык билгесе булмый. Аның бөтен бите йон белән каплана, хатын моны яшерер әмәл дә таба алмый.
Аннары ул белгечләргә мөрәҗәгать итә. Табиблар бары бер генә сәбәп булуын ачыклый. Хатынның организмында мутация башланган. Бу — бик озак еллар дәвамында тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлыйлар. Хатынның битенә йон үсүдән тыш, ул бик нык арый, ютәле бетми, үпкәләрендә яман шеш булуы да ачыклана.
Шуннан соң бу хатынга химия һәм радиотерапия ясыйлар. Битендә йон үсү туктала, ютәле дә бетә, диелә хәбәрдә.