Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үтүктәге көйгән эзләрне ничек бетереп була?

Үтүктәге көйгән эзләрне бетерүнең җайлы гына ысуллары бар.

news_top_970_100
Үтүктәге көйгән эзләрне ничек бетереп була?
pixabay.com/ru

Үтүк табанындагы көйгән эзләрне өйдәге әйберләр белән дә бетереп була. Бу ысуллар «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Тоз

Моның өчен тозны чиста тыгыз кәгазьгә сибәргә кирәк. Шуннан соң җылытылган үтүкне көйгән эзләре беткәнче тозга ышкыйсы. 

Сода

Үтүкне чистарту өчен сода да кулланырга була. Бер чәй кашыгы сода һәм бер аш кашыгы суны болгатырга, килеп чыккан массаны мамык дискка сылап, салкын үтүккә ышкырга кирәк. 

Уксус

Уксуста чылатылган мамык диск белән үтүкнең табанын сөртергә, шуннан соң уксус белән чылатылган марляны үтүкләргә кирәк. Бераз гына җылытылган үтүкне водород перекисендә чылатылган чүпрәк белән дә сөртеп алырга була. Ә пар чыга торган тишекләрне мамыклы таякчыклар белән чистартырга мөмкин. 

Сабын

Үтүкне минималь температурага куярга, табанына кер сабыны яки исле сабын сыларга. Җебегән сабын көйгән эзне йомшарта, ә пычрак калдыкларын дымлы йомшак чүпрәк белән сөртеп алырга була.

Парафинлы шәм

Шәмне берничә кат чүпрәккә төрергә һәм үтүкнең өслегенә ышкырга кирәк. Балавыз һәм пычрак калдыкларын чүпрәк белән сөртеп алырга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100