Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үтүкне чистартуның ун ысулы

Үтүкнең табанын һәм су савытын чистартуның җайлы ысуллары бар.

news_top_970_100
Үтүкне чистартуның ун ысулы
https://pixabay.com

Үтүкне чистарта башлаганчы аның инструкциясен укыгыз. Мәсәлән, кремика яки тефлон табанны абразив матдәләр белән чистартырга ярамый. Үтүк чистарту ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Үтүк табанын чистарту:

Тоз белән

Тозны кәгазь битенә тигез катлам итеп җәегез, табаны чистарганчы, кайнар үтүкне шушы тозга ышкыгыз.

Парафин белән

Парафиннан ясалган шәмне киҗе-мамык тукыма белән төреп, кайнар үтүк табанын ышкыгыз. Аска әйбер җәяргә онытмагыз, парафин эреп, шуның өстенә тамар.

Үтүкнең табаны рельефлы һәм анда пар чыга торган тишекләр булса, парафин шунда кереп тулмасын, игътибарлы булыгыз.

Водород перекисе белән

Мамык яки тукыма кисәген 3 процентлы водород перекисе белән чылатыгыз. Шуның белән үтүк табанын ышкыгыз. Бу вакытта үтүк салкын булырга тиеш.

Аш серкәсе белән

Берәр чүпрәк кисәген аш серкәсендә чылатыгыз һәм салкын үтүк табанын ышкыгыз. Әгәр табанга каткан пычрак бик нык булса, аш серкәсенә 1:1 исәбеннән нашатырь спирты кушыгыз.

Әгәр пычрак бетмәсә, тукыманы аш серкәсе белән чылатып, үтүк табанына берничә сәгатькә куеп торыгыз. Аннары каткан пычрак җебер, аны губка белән сөртеп алыгыз.

Аш содасы белән

Бер стакан суда берничә кашык аш содасы эретегез дә, тукыманы шул сыеклыкта чылатып, салкын үтүк табанын чистартыгыз.

Тырнак буявын бетерә торган сыеклык белән

Әгәр үтүк табанына полиэтилен яки резина ябышса, аны тырнак буявын бетерә торган сыеклык белән сөртеп алыгыз. Бу вакытта үтүкнең пластмасса өлешләренә тия күрмәгез.

Үтүктә таш, ком утырмасын өчен кагыйдәләр:

  • Тукыма төренә карап, режимны сайлагыз.
  • Аеруча деликат әйберләрне, мәсәлән, йонны юеш марля аша үтүкләгез.
  • Үтүкләп бетергәч, һәрвакыт үтүкнең өслеген чистартыгыз.

Үтүкнең эчен чистарту

Үтүк начар парлана, үтүкләгәндә эченнән ком кисәкләре чыга башласа, аның эчен чистартырга кирәк.

Заманча үтүкләрдә үзеннән-үзе чистарту функциясе була, инструкцияне укып карагыз. Бәлки сезнең бәхеткә, үтүкнең шундый функциясе бардыр. Анда тиешле алгоритм язылган була, төймәләргә баскалыйсыз да үтүк үзе чистара.

Лимон кислотасы

20-30 грамм лимон кислотасын (1 аш кашыгы) бер стакан суда эретегез, үтүкнең су савытына салыгыз. Үтүкне бик каты итеп кыздырыгыз, яхшылап селкетегез, аннары пар чыгара торган төймәгә басыгыз. Моны раковина өстендә эшләү хәерле. Пар чыгара торган төймәгә баскач, үтүк эченнән бөтен пычрак чыгып бетәр. Аннары су савытын чиста су белән чайкагыз.

Газлы минераль су

Газлы су составына төрле кислоталар керә. Алар үтүк эчендәге пычракны эретә. Су савытына минераль су салыгыз, үтүкне каты итеп кыздырыгыз да, лимон кислотасы белән эшләгән гамәлләрне башкарыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100