Тәкъдир - бәллүр түгел, үтә күренми (Фирүзә Ибәтуллина)
Тып-тып тамчылар тама, язның шатлыклы авазлары. Салкын кар бөртекләре никадәр Язсылу белән көрәшергә теләмәсен, көләч кояшның җылы нурлары белән боз сөңгеләрен үзенә буйсындыра. Мансафны әллә тып-тып тамган тамчылар тавышы, әллә тар тына ярыктан сүрән генә төшүче яктылык уятты.
Гәүдәсен авырлык белән чак кузгатып, такта сәкедән торды ул. Ләкин авыртуданмы, аяклары оюданмы, ул юеш таш идәнгә егылды. Тар тына камера эче, баш түбәсендә, бал кортлары выжлап әйләнгән кебек, таш түшәм әйләнә башлады. Мансаф бик тә каты итеп башын таш диварга бәргән иде. Шушы халәтендә күпме ятканың хәтерләми. Аның өчен хәзер барыбер. Чөнки монда килеп эләккәннәрнең кемгә хаҗәте бар. Мансаф өчен болай яшәүгә караганда үлем артыграк иде. Ләкин ул ничек кенә үләргә теләмәсен, аның тугры җаны ташлап китәргә ашыкмады. Әле аңа тагын да әрнү, сагышлар, бетмәс-төкәнмәс җан сыкравы белән шушы ярым караңгы, сасы камерада унике ел гомер үткәрәсе.
Авырлык белән сәкенең читенә таянып торды да, тагын урынына ауды. Күз-битләре шешенгән, сакал-мыек үскән, киемнәреннән әллә нинди ис килә. Гәүдәсе авыр, әйтерсең, бер мичкә су агызганнар. Хәер, Мансаф бу кыяфәтенә үзе өйрәнде булса кирәк. Тик менә тәненең кычытуына түзәр әмәл юк. Ул үзен әкият, кинолардагы хәлсез карт юлбарыска охшата. Төс-кыяфәтен күз алдына китереп ята торгач, йокыга талды Мансаф.
Нәсимә болыны. Зур, түгәрәк болын. Бил тиңеннән үскән тубылгы, гөлбадраннарны икегә яра-яра Мансаф атлый. Кап-кара бөдрә чәчләрен җил тарый. Күк гөмбәзе кебек ачык зәңгәр күзләрендә нур балкый. Өстенә кигән кыска җиңле ак күлмәге аны тагын да сөйкемле итеп күрсәтә. Ничек күзләреннән нур бөркелмәсен инде, ул бит биш ел укып, кулына авыл хуҗалыгы белгече дипломын алып кайтып килә. Әнә аңа таныш бөдрә чәчле юкә, аның төбендә ат арбасы, аннан ерак түгел яраткан бахбае Йолдызкашка ашап йөри. Тик нигәдер әтисе Мирзанур, әнисе Сәгьдәт күренми. Алардан калган учак кына пыскып төтенләп ята. Әти-әнисенең монда булуы аны бик шатландырды. Нигә дигәндә, Нәсимә болыны кечкенәдән таныш. Әй ярата иде Мансаф кечкенә чагында каен җиләге белән әнкәләрен сыйларга. Алар эсседә печән чаба, ә Мансаф учак ягып чәй кайната. Карлыган яфраклары салып кайнатылган чәй белән әти-әнисен сыйлый. Мансаф ялгышмаган икән, учак яныңда хуш исле чәй аны үзен көтеп торган. Үткән ел гүр иясе булган зур әнкәсенең сүзләре хәтеренә төште. «Балакайларым, Нәсимә болынына барып, Мансаф улымның хуш исле чәйләрен авыз итсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», — дигән иде ул. Тик аның соңгы гозерен үти алмады шул оныгы. Ул вакытта декабрь бураннары котыра иде. Күп тә үтми, изге Рамазан аенда, мәңгелек йортына күчте Шәрига әби.
Я, Ходай, никадәр тәмле, никадәр сагындырган икән туган якның бу шифалы, хуш исле чәйләре. Озак, бик озак кайта алмый торды шул студент егет, әле курс, әле диплом эшләре белән җәй уртасы җиткәнен сизми дә калган.
Мансафның татлы уйларын бүлеп, балачактан таныш чалгы тавышы ишетелде. Әнә бит аның газизләре, күрше болында гына икән.
— Әй, эхе-хе-хей, әнкәем, әткәем, мин кайттым, мин, каршы алыгыз, сезнең улыгыз Мансаф, дипломлы улыгыз кайтты.
Кызу кояшта йөзләре каралып янган, күлмәк итәкләре кыстырылган ак яулыклы әнкәсе Мансафка каршы йөгерә иде.
— Улым, улым, йөрәк парәм, шатлыгым, колынчыгым кайткан, атасы, күр әле, күр, кем кайткан, — дип улының кочагына ташланды ана. Бала — ана шатлыгы, сагынудан сусаган җаннарның күрешү мизгеленең никадәр татлы икәнен алар үзләре генә белә. Шул арада түбәтәен кырын салып, әтисе Мирзанур килеп җитә. Улын аталарча кочаклап, аркасыннан сөеп:
— Вәт маладис, улым, вәт маладис, диплом алып кайттым диген, ә, менә бу шатлык, әнкәсе, шатлык. Ямьле кояшлы көнне тагын да ямьләп, улыбыз кайткан. Әй, анасы, зур бәхет бит бу. Кемнең улы, Мирзанур улы диярләр. Өстәвенә, Мирзанурның улы агроном диярләр. Я, ничегрәк яңгырый, Мансаф Мирзанурович. Вәт, улым, рәхмәт, игелеген күр дипломыңның. Үз җиребезнең чын хуҗасы бул. Безнең туфрагыбыз кадер-хөрмәтне ярата. Туган төбәгеңдә икмәк үстер, — диде Мирзанур ага.
— Рәхмәт, әткәй, мин авыл баласы, җир улы, ышанычыгызны аклармын, — дип җаваплады Мансаф.
Диплом алып кайтуының икенче көнендә үк кәнсәләргә китте ул.
— Фәрит Галиевич, мин хәзер сезнең карамакта. Мине теләсә нәрсә эшләтә аласыз.
Их, мин үзем бригадир,
Комбайнер һәм тракторист.
Кирәк икән булам танкист,
Ял иткәндә гармонист.
Менә сезгә диплом, ә миңа эш бирегез, — диде ул председательгә.
Фәрит Галиевич сөйкемле, таза гәүдәле егетне бер күрүдә үк ошатты.
— Әйдүк, түрдән уз, энем, син безнең Мирзанур абыйның улы Мансаф буласың бит әле?
— Так точно, Фәрит Галиевич.
— Бик хуп, бик хуп, Мансаф энем. Синең диплом алып кайтуыңы көттек. Укыган кешеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре бик аз бездә. Син, энем, яхшылап бер ай ял ит, дәүләт имтиханнары җиңелдән булмагандыр, өегездә тор, әтиеңнәргә печән хәзерләргә ярдәм ит, аннары жиң сызганып эшне башларсың.
— Фәрит Галиевич, яхшы сүзләрегезгә рәхмәт, әмма кызу эш өстендә бер ай минем өчен бик күп. Ә печәнне, Фәрит Галиевич, хәзерлибез аны, быел гына калмас.
— Мансаф энекәш, син бит бөтенләе белән атаң Мирзанурга охшагансың. Әтиең дә эш өчен җанын бирергә әзер. Шулай да син минем сүзләргә колак сал әле, атна-ун көн ял ит, аннан күз күрер. Ә болай чын егет икәнсең, Мансаф энекәш, синдәй егетләр күбрәк булсын иде дә бит.
Туган авылының хәтфә болыннарында печән чабып, су коенып, кояшта кызынып, атнаның үткәнең сизми дә калды егет. Бу юлы да Фәрит Галиевичның ишеген шакып керергә кыюлык тапты ул.
— Әйдүк, энем, сине көткән идем, сүзеңдә торасың икән, афәрин.
Шулай итеп, Мансаф Мирзанур улы туган авылы, туган колхозының җир хуҗасы, җир белгече булып китте. Көн дә таң белән уянып, басу буйлап мотоциклда җилдерүче егетебез Мансаф үз эшеннән бик канәгать иде. Озын көн буе, өстәвенә, кичләрен китапханәдә укып утырулар, һөнәренең нечкәлекләрен ныклап өйрәнү эшендә бик ярады. Үзе белгәннәрен башкаларга өйрәтте, белмәгәнен теше-тырнагы белән тырышып өйрәнде. Яшь булуына карамастан, күп еллар колхозда эшләгән абзый-агайлар алдында тиз абруй казанды Мансаф. Сәгъдәт апа, Мирзанур абый улларының җирне яратуын, хезмәтеннән ямь-тәм табуын күреп, куанып бетә алмадылар. Көзге уңышка, уракка да төште авыл халкы. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр комбайн, машина, ындыр табагында эшләүчеләр янында булды Мансаф.
Авыл яшьләре кино-дискотекада күңел ачканда ул басу-кырлар буйлап чапты. Яшьләрнең берәүләре сокланып, икенчеләре көнләшеп, аньң турында хәтта такмаклар да чыгарды. Мансафның да йөрәге яшь, ул да җилкенә яшьләр белән күңел ачарга. Тик әтисенең: «Улым, җәйге бер көн елны туйдыра», — дигәне аңа догадай яңгырый. Мансаф басудан кайтканда авыл янындагы Камышлы күлгә төшеп, салкын су белән коена. Көн буе кояшта янып, тузанда йөргән егетнең, елгада коенгач, күңеле күтәрелеп, рәхәтләнеп кала. Бүген дә ул Камышлы күлгә төште. Ләкин үзе коена торган урында сылу кызны күреп, туктап калды.
— Әй, егет, кил әйдә, нигә туктап калдың, мин кеше ашамыйм, — дип энҗедәй тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде кыз.
— Юк, сылу, мин сездән курыкмыйм, сез үзегез минем кыяфәтемнән курыкмагыз. Көнозын тузанда йөреп, үзем Шүрәле кыяфәтендә.
— Сезнең исемегез Мансаф бит, әйеме? Мин Гүзәл, таныш булыйк.
— Әйе, мин Мансаф.
— Син миңа гаҗәпләнмә инде, Мансаф, ниндидер таныш түгел кеше сорау ала дип. Мин Уфа кызы, әбиемнәргә кунакка кайттым. Әниемнәр авыл һавасын сулап, ял итеп кайт, дип авылга җибәрделәр. Синең көн саен кич Камышлы күлгә төшүеңне күреп, әбиемнән сорадым.
— Әйтәм аны, күз күргән кеше түгелсең, шәһәр кызы икәнсең шул. Менә нәрсә, гүзәл кыз, син кайта тор, кич клубта очрашырбыз. Югыйсә, минем турыда авыл яшьләре такмак та чыгарганнар дип сөйлиләр.
Өйләренә кайтып, тамак ялгап алгач, Мансаф клубка чыгарга дип киенә башлады. Улын читтән генә күзәтеп торган Сәгьдәт апа, кызыксынуын яшермичә:
— Улым, әллә клубка артистлар килгәнме, театр буламы? — дип сорамыйча- түзә алмады.
— Юк, әни, артистлар килмәгән, бүген мин дә урам әйләнеп, егетләр белән гәпләшеп кайтыйм әле, югыйсә, дусларым да үпкәли, кайтканыңа да күпме, безне оныткансын, кайттың да эшкә чумдың, син генә колхоз кендеге диярсең, дип үртиләр.
— Бар, улым, бар, үзем дә күптән шуны әйтмәкче идем, яшьлек ул искән җилдәй, үтә дә китә. Яшьлегеңнең кадерен бел.
Мансафны клубка җитәрәк егетләр куып житте.
— Ну, Мансаф, иртәгә телефон баганалары яфрак ярмаса ярый инде синең клубка чыгуыңны котлап.
— Ягез инде, егетләр, шаяртмагыз, әллә мин сагынмаган дисезме?
Шау-гөр килеп, егетләр клубка керде. Магнитофонда заманча музыка яңгырый. Ярым караңгы клубта биш-алты кыз бии, ә берничәсе үзара чыр-чу килеп гәпләшәләр. Егетләр янында Мансафны күргәч, кызлар сөйләшүләреннән туктап:
— Карагыз әле, карагыз, Мансаф килгәч, караңгы клублар яктырып китте, — дип күңелле көлешеп алдылар. Мансафның күршесе Зәбир: «Яшьти, әйттем мин сина, бер генә булса да нурлы йөзләреңне кызларга күрсәт», — дип үртәште.
Ә Мансафның күзләре кызлар арасыннан Камышлы күл буенда күргән Гүзәлне эзли иде. Тик кыз күренмәде. Мансаф: «Вәт юләр, очраклы гына күргән кешенең сүзенә ничек ышанырга була инде», — дип уйлады. Шулай да егеткә бик күңелле иде. Әнә ничек сагынганнар үзен, бер-бер артлы сорауларын яудыралар гына. Бу кичне Мансаф рәхәтләнеп күңел ачты. Тик егетләр янында ничек кенә күңелле булмасын, аңа кайтып, ял итәргә кирәк. Егетләр белән саубуллашты да өйләренә ашыкты.
Кайтып җитәргә бер-ике йорт калгач, «Мансаф, Мансаф», дигән тавышны ишетеп, туктап калды.
— Гүзәл, син нигә бу караңгыда ялгыз, нигә клубка чыкмадың?
— Клубка чыга алмадым шул, әбием мунча яккан иде, шуңа соңга калдым. Әле ишегалдына чыккан идем, аяк тавышлары ишеткәч, син кайтып киләсеңдер кебек тоелды.
Шул кичтән алып, бу ике яшь йөрәк бер-берсен өзелеп көтеп, сагынып очраша башладылар. Әнисе генә үзалдына: «Я Ходаем, улыма бәхет, тәүфыйк бир, шәһәр кызына күңеле төште, югыйсә, үз авылыбызда да уңган, булган, сөйкемле кызлар җитәрлек бит», — дип уйлады.
Мансаф Гүзәлне көннән-көн ныграк яратты. Аның озын керфекләре, дулкынланып торган чәч толымнары әсир итте егетне. Гүзәл белән рәхәт иде. Кыз белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Мансаф Гүзәлне никадәр яратса да, аңа кагылмаска, туй көненә кадәр саф хисләргә тап төшермәскә булды.
Санаулы көннәр бик тиз үтә. Ике көннән Гүзәл үзләренә кайтып китә. Бу көн икесе өчен дә бик авыр буласын алар беләләр иде. Озатканда Мансаф сөеклесенең күзләренә туры карап: «Гүзәлем, мин саф мәхәббәтебезгә тап төшермәвеңә ышанам, тик үзеңне сакла. Мин синсез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Кайткач, әти-әниләрең белән сөйләш, аларга безнең никахыбыз буласын әйт. Нәкъ бер айдан мин сине алырга барам. Мин сине бик-бик яратам, көт мине, бәгърем», — диде. Поезд кузгалып китте. Вагон тәрәзәләреннән күз яшьләре аша елмайган Гүзәл кул болгый иде.
Көн артыннан көн үтте. Ике яшь йөрәкне телефон чыбыклары гына тоташтырды.
«Мансаф, кадерлем, белсәң икән ничек сагынганымны, кил, килеп ал мине, коткар мине бу хәлемнән», — дип ялварды Гүзәл.
Мансаф сөйгәненә туй күлмәге алды. Аны шушы күлмәктә күз алдына китереп, чиксез куанды. Әнисе, улының шулкадәр шашынып, очып йөрүен күреп, бер шатланды, бер борчылды: «Бәхетегез генә була күрсен инде, улым, бәхетегез генә. Ак күлмәккәегезгә кара таплар төшмәсен».
Мансаф шәһәргә якынлашып килә. Тиздән, бик тиздән Мансаф сөйгәне янында булачак. Бүген киләсен шалтыратып әйтеп тормады Мансаф. Сөйгәненә сюрприз эшлисе килде аның. Гүзәлнең язып калдырган адресы буенча эзләп китте.
Тукталышта күз явын алырлык чәчәкләр сатып утырган карчыклардан Гүзәлгә матур гөлләмә аласы килде Мансафның. Мәхәббәтебез саф булсын, дип гел кабатлый иде Гүзәлгә, шуңа күрә ап-ак розалар сайлады. Мансафның уйларын укыган кебек: «Кадерле кешеңә бүлэк итәсеңдер, улым, барыр юлларың ак, хисләрегез саф булсын», — дип гөлләмәләрне сузды ак яулыклы апа.
Адреста күрсәтелгән йортны табуы авыр булмады. Татлы мизгелләрен тизләтер ечен лифтта гына күтәрелде егет. Лифт ачылуга ук колакларны ярырдай рус музыкасы ишетелде. Ниһаять, ул Гүзәлнең ишек алдында басып тора. Мүзыка исә шушы фатирдан яңгырый. Дөрес килмәдем, ахры, дип уйларга өлгермәде, ишектән бер-берсен этеп диярлек ике әзмәвердәй егет һәм алар артыннан ук ярымшәрә ике хатын-кыз күренде.
— Нәрсә, Сашка, әллә бердәнбереңә бер сигарет кызганасынмы, безгә дә давай, — дип егетнең авызыннан сигаретын йолкып алды кыз.
— Син нәрсә, шалава, төн күбәләге булып, әллә үзеңә сигаретлык та эшли алмыйсыңмы?
Мансаф ни уйларга белми торганда икенче, озын чәчле исерек егет:
— Ха-ха-ха, егетләр, карагыз әле, безнең заманда да булыр икән Ромеолар. Ак розалар тотып килгән берәү. Әй, егет, тилердеңме әллә, бу вакытта ак розалар буләк итәрлек кызлар бармыни әле? Вот даешь, ә, ак розалар диген, ә? Слушай, Сашка, бу безнең Гульканың авылдагы Мәҗнүне микән әллә? Ха-ха- ха, бар, кер, нәрсә карап каттың. Гулькаң сине көтеп зарыгып бетте инде, только егеткәем, сиңа айныганын көтәргә туры килер. Ә ул болай вообще-то саран түгел, кер давай, кер, ул сине күптән көтә.
Мансаф бу көтелмәгән хәлдән югалып калды. Чәчәкләрен бер кулыннан икенчесенә күчереп, бу ямьсез күренештән нишләргә белмәде. Гүзәлен күреп, татлы очрашу минутлары кичерү урынына бу кадәр ямьсез исерек егет-кызларны күрү күңелен болгатты.
Йодрыгын йомарлап, сабыр булырга тырышып, фатир ишеген ачып, эчкә үтте. Бүлмә эче балта элеп куярлык тәмәке төтене эчендә, күңелне болгатырлык, укшытырлык сасы ис килә. Аш бүлмәсе дип аталган бүлмәдәне ачу белән, магнитофонны сүндерде ул. Өстәлдә эчеп бетерелмәгән аракы шешәсе, лимон кабыклары һәм тозлы балык башлары, тәмәке төпчекләрен күреп, чак косып жибәрмәде. Эчкәрәк үтеп бер ишекне ачса, үз күзләренә үзе ышанмады. Эчке кулмәктән, шәрә диярлек Гүзәлен күреп, өнсез калды. Ул мендәрен кочаклаган килеш үкси-үкси елый иде. «Мансаф, кадерлем, кичер мине, мин сиңа лаек түгел, мин фахишә, мин төнге күбәләк».
Мансафның тәне эсселе-суыклы булып китте. Иреннәре дерелди, тәне тартыша иде. «Я, Хода, Гүзәлем, син нигә мине алдадың, нигә минем саф хисләремнән көлдең?» — дип Гүзәлнең иңнәреннән тотып селки башлады. Күз кабаклары шешенгән, озын толымнары тәртипсез рәвештә таралган, муены тулы үбү эзләре калган хатынны Мансаф яраткан Гүзәл дип булмый иде.
— Син, син килдеңме, я күр инде Гүзәлеңне, ничек, матурмымы мин? Я, нигә кочагыма ташланмыйсың, иркәләмисең? Ярата идең бит.
— Гүзәл, син нишләдең, нигә минем хисләремнән көлдең, нигә мине алдадың?
— Җитте, Мансаф, башка бер сүз дә эйтмә. Мин сине алдамадым. Мин инде күптән кешелектән чыккан зат, ә авылга кайтуымның сәбәбе, бәлки, бу эшләрне онытырмын, кеше кебек яшәрмен, яратырмын дип уйлаган идем. Юк, булмады, мин инде кеше була алмыйм. Аңлыйсыңмы, була алмыйм, фахишә мин, төнге күбәләк, ишетәсеңме?
Төнге күбәләкләр дә ут яктысында очалар-очалар да, канатлары көйгәч, җиргә төшеп үләләр. Минем канатларым көйде инде. Бар, кит, югал күз алдымнан. Әгәр син мине ялгызымны кайтарып җибәрмәгән булсаң, мин яңадан бу хәлгә төшмәгән булыр идем. Ә син, бер-беребезне сынап карыйк, мәхәббәтебезне саф килеш саклыйк, дип миңа кагылырга да курыктың. Я, хәзер татып кара мине, башкаларга җиткән кайнар кочагым сиңа да житәр.
Гүзәл урыннан торып, Мансаф янына килә башлады.
— Тукта, якын киләсе булма, хыянәтче. Син фахишә генә тугел, син, син бәдбәхет, син кәнтәй. Килмә, кагылма миңа.
Мансаф бар көченә Гүзәлне этеп жибәрде. Аягында чак басып торган Гүзәл гөрселдәп кире урынына ауды. Акны-караны күрмәгән, күзе тонган Мансаф ишеккә ташланды. Аның артыннан тирә-якка сибелгән ак розалар гына бу хәлләрнең җансыз шаһиты булды. Үз гомерендә бер дә елап карамаган егетнең ике яңагы буйлап күз яшьләре ага иде. Барлык өметләренең бәллүр кебек челпәрәмә килүенә ачынып, гарьләнеп елады Мансаф. Инде туган ягына кайтырга поездларга да соңга калды. Арыган, талчыккан егет якында урнашкан кунакханәгә кереп ауды.
Төшендә Нәсимә болынын күрде. Ямь-яшел болында аллы-гөлле чәчәкләр. Болын уртасында Гүзәл ак туй күлмәгендә аңа каршы йөгерә, имеш, кулында исә ак розалар. «Мансаф җаным хуш, бәхил бул», - дип талпынып торган җиреннән күбәләккә әйләнеп очып китте ул. Күпмедер вакыт саташулы төшеннән уянмыйча җәфаланды егет. Берни булмагандай, тышта кояш балкый, таң сызылып килә. Тик Мансафның гына иреннәре кипкән, йөрәге чабыш аты кебек дөп-дөп тибә. Юынып, киемнәрен алмаштырыйм дисә, юл сумкасын Гүзәлләрдә калдырганы исенә төште.
Кичәге яман, коточкыч хәлләрдән соң аның йортны да, җаны кебек кадерле Гүзәлне дә күрәсе килмәде. Күкрәген, сөюен мәхәббәт ялкыны яулап алган «мәхәббәт илчесе» бүгенгә канатлары сынган кош хәлендә иде. Сумкасының да, алмаш киеменең дә бик кирәге булмаса да, паспорт һәм башка документларының сумка кесәсендә калуы Мансафны Гүзәлләр фатирына барырга мәҗбүр итте. Әмма яралы егеткәебезне кичәгедән дә яманрак, берни белән дә төзәтә алмаслык хәлләр көтеп торганын ул белми иде әле.
Ярымачык ишекне ачып керергә дә өлгермәгән Мансафка сүз әйтергә дә ирек бирмичә, ике милиционер ике яклап кулларын каерып, богау кидереп тә куйдылар.
— Гафу итегез, иптәш майор, сез мине кем беләндер бутыйсыз. Мин бернинди дә жинаять эшлмәдем. Мин бит бары тик кичә онытып калдырган чемоданымны алырга кердем.
— Я, я, күп сөйләшмә, беләбез сезнең кебек кеше үтерүчеләрне. Нәрсә, белмәсләр дип уйладыңмы? Нинди, генә булмасын, ул кеше, ә син, бәдбәхет, кеше гомеренә кул сузгансың.
— Иптәш майор, мин аңламыйм, кемне үтергәннәр?
— Нәрсә, авыл йолкышы, әллә мин түгел дияргә уйлыйсыңмы? Йосыпова Гүзәлияне яки кем анда, сезнеңчә Гулькамы әле, мин үтермәдем димәкче буласыңмы?
— Гүзәл, Гүзәлне үтергәннәр?
Мансафның бер мәлгә күз аллары караңгыланып китте. Ул шунда гына бүлмә уртасында акбур белән сызылып эшләнгән кеше кыяфәтендәге сурәтне күрде.
— Гүзәлне үтергәннәр? Ничек, нишләп, ул бит кичә генә исән иде.
— Әйе, Йосыпова Гүзәлне үтергәннәр һәм ул кеше син.
— Иптәш следователь, нәрсә сез аның белән сөйләшеп торасыз. Әйдә, бүлектә сайрар, бик тәти егет күренә. Әнә шундый йолкышлардан чыга инде жинаять. Гафу итегез, мин жинаять эшләмәдем, дигән була бит әле.
Мансаф нинди генә дәлилләр китермәсен, ничек кенә аңлатмасын, үз-үзен яклардай сүз таба алмады. Ә битараф, гамьсез закон кешеләрен гади авыл егетенең үз-үзен яклый алмавын күреп, шаһитлар юклыгыннан файдаланып, тикшерүне озакка сүзмадылар. Мансаф исә үзеннән бигрәк әти-әнисе өчен янып көйде. Якты дөньяга тудырган газиз кешеләре алдында бер генә гаебе булмаса да, аларга азаккы көннәренә кадәр бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт һәм уллары «кеше үтерүче» мөһере белән яшәячәкләрен уйлап, җаны әрнеде. Әнкәсенең: «Улым, йөрәк парәм, инсафлы, тәртипле, гадел бул дип исемне дә Мансаф дип куштык», - дип иркәләве бүгенгедәй күз алдында.
Мансафны унике елга хөкем иттеләр. Бөтен җиһанны үз кочагына алырдай булып яраткан, изге күңелле, миһербанлы егетнең тормышы чәлпәрәмә килде. Ирексездән Мансафның яраткан жырчысы Шамил Һәмәдинуровның «Тәкъдир, тәкъдир бәллүр түгел, үтә күренми, әле дә ярый киләчәгем алдан беленми», - дигән җыр юллары колагында яңгырагандай булды.
Камера эче акрынлап караңгылана башлады. Кайдандыр ярык юл табып кергән күбәләк тоткынның баш очында очты-очты да, аның вакытыннан алда агарган чал чәчләренә кунды. Тоткын күбәләкне әллә тойды, әллә юк, аны үз иркенә куеп, тыныч кына ята бирде.
Иртәгесен тоткынга ашарга алып килгән сакчы аның җансыз гәүдәсенә тап булды. Мансафның эчкә баткан зәңгәр күзләре зур итеп ачылган һәм ул күзләр гүя: «Әй, кешеләр, гаепсез кешеләрнең ләгьнәтләреннән, ата-аналарының бәддогасыннан куркыгыз», — дигән кебек иде.