Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәүге балага иң беренче пособие Балтачта бирелде: “Сабыйны йә 23 декабрьдә, йә Яңа ел төнендә туар дип көттек”

Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче тапкыр пособие бирелде.

news_top_970_100
Тәүге балага иң беренче пособие Балтачта бирелде: “Сабыйны йә 23 декабрьдә, йә Яңа ел төнендә туар дип көттек”

Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу елның 1 гыйнварыннан соң аз керемле гаиләдә туган сабыйларга яшь ярымга җиткәнче пособие түләнә.

Канун әле аякка гына басып килсә дә, республикада инде аңа лаек булучы бар. Ул – Балтач районының Сизнер авылыннан бәләкәй Анастасия Тарасова. Настя Яңа елның дүртенче көнендә дөньяга аваз сала. 3 кило 135 грамм авырлыкта, буе 51 смлы бәхет төенчеген әти-әнисе 9 гыйнвар көнне өйләренә алып кайткан.

Бүген Тарасовлар гаиләсендә яңа тормыш кайный. Өйнең бусагасын атлап керү белән үк, бәби исе, бәхет исе килә.

Татарстанда беренче пособие алып танылган Юля һәм Слава Тарасовлар узган елның 28 апрелендә гөрләтеп туй иткән.

– Слава минем телефон номерын каян алгандыр, ул миңа шалтырата, яза башлады. Бу 2012 ел иде. Аннан соң ул безнең авылга Карык-Серма авылы клубына килде. Ике авыл арасы 20 чакрым булса да, ике арага тузан кундырмады ул, – ди яшь әни.

Дүрт ел бөреләнгән мәхәббәт пар балдаклар алышу белән дәвам итә. Слава ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, кызга тәкъдим ясый. Шулай итеп, Юля узган елның гыйнвар аенда иренең йортына күченеп килә, яшь гаилә туа. Яшь гаилә дигәннән, ир белән хатын үзләре дә балалыктан яңа чыккан әле. Юляга – 22, Слава 23 яшь. Шулай булса да, гаиләнең төп кыйммәтен аңлап, мәхәббәт җимешләре – нәни кызчыкларына тормыш бүләк иткән алар.

Яшь гаилә әлегә әти-әнисе белән яши. Алай гына да түгел, төп йортта Славаның 30 яшьлек абыйсы Юра да, энесе, 19 яшьлек Паша да бар. Өйләренә яңа тормыш кайтуга алар да сөенеп туя алмый.

Тарасовлар өч яклы авыл өендә көн күрә. Авыл йортын үзегез беләсез, уңайлыклар чамалы. Өйдә кайнар су булса да, баланы су җыеп коендырырга кирәк. Канализация юк, бәдрәф тә урамда. Кыш көне гел-гел мунча да ягып булмый.

Гаилә башлыгы Александр эшкә йөрми, әниләре Светлана исә сыер савучы булып эшли. Декрет ялына киткәнче Юля үрелгән эшләнмәләр цехында эшләгән, Слава исә төрле эшләрдә йөри. Аз керемле гаиләгә ай саен килеп торучы “Путин акчасы” - 8490 сум күктән төшкән бәхет белән бер.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Балага узгач та, бала көткәндә дә мондый закон кабул ителмәгән иде бит әле. Аннан соң, ул сиңа тиеш буламы әле, юкмы, анысы да билгесез. Бу – безнең өчен зур акча. Менә беренчесенә бала коляскасы алырга уйлыйбыз, – диде Юля.

Аңа каенанасы да кушылды:

– Миңа 23 декабрьдә 50 яшь тулды. Оныгым шул көнгә туып, миңа иң зур бүләк булыр микән әллә дип көткән идем. Аннары соң Яңа ел төнендә дөньяга килмәсме дип тә уйлап йөрдем. Инде хәзер, ярый әле, гыйнварда туган дип шатланам. Авыл җирендә яшәүчегә 8 мең сум саллы ярдәм инде ул, – диде Светлана ханым хисләрен тыя алмыйча.

Яшь гаиләне шатлыклары белән уртаклашырга Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та килгән. Ул яшь әнигә чәчәк бәйләме һәм юрган бүләк итте. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул беренче балага түләнәчәк 8450 сум акчаның Балтач халкы өчен сизелерлек сумма булуын да искәртеп узды.

– Районда уртача хезмәт хакы – 22 мең сум. Беренче бала – беренче бала инде ул, аны һәр хатын-кыз үзе өчен таба. Әмма аны үстергәндә хөкүмәтнең шундый ярдәмнәре дә булса, күңел күтәрелә. Балтач районында моңа кадәр дә демографик мәсьәлә уңай иде. Әлеге программалар тагын да стимул бирер дип уйлыйм. Бүгенге көнгә Балтач бала тудыру йортында 7 сабый туды. Якынча фаразлар буенча, быел районда 400ләп бала туар дип уйлыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, "Ана капиталы", өченче бала туган гаиләгә җир бүлеп бирү турындагы законнар гамәлгә кергәч, районда туучылар саны 15-20 процентка артты, – диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, узган ел районда 372 бала туган, 359 кеше якты дөньядан киткән. 2017 елда Балтачта беренче бала булып 117 сабый туган.

Рамил Шакировка яшь әнинең шатлыгын уртаклашу, бәби исе уңай тәэсир итте бугай. “Үзем яңа гына әти булган кебек хисләр кичердем. Хатын белән кайтып сөйләшми булмас әле”, – дип тә көлдереп алды.

Юлия һәм Вячеслав Тарасовлар сабыйларына тиешле пособиене февраль башыннан ала башлаячаклар. Нарасыйның тууына бер генә атна булса да, ул инде район социаль яклау бүлегенә барып, теркәлеп кайтырга да өлгерде.

"Әлеге гаилә кичә үк пособие алу өчен кирәкле документларын җыеп китерде. Болар: әни кешенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы һәм гаиләнең кереме турында белешмә. Шуның нигезендә, Тарасовларга бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча күчәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә",- диде район социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина.


Тарасовлар, өч баланың берсенә булыр дип, төп нигезләреннән 50 метр ераклыкта гына кирпечтән яңа өй сала башлаган. Бүген ул түбә астына кертелсә дә, башкарасы эшләр ай-һай әле. Шуңа күрә ай саен бирелүче “Путин акчасы” бу гаиләгә иш янына куш булачак.

– Мин ир-атлар арасында берүзем идем бит. Бәхетемә, узган ел Юля килде. Инде менә хәзер алтын бөртегебез – Настя дөньяга туды. Без хәзер өчәү. Өч улым булгач, гел кызлар турында хыялландым. Ходай сораганымны бирде. Гаиләбез ишле булсын иде дип телим. Биш оныгым булса, мин бик бәхетле дәү әни булам, – диди Светлана Тарасова.

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. 


Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:

– баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;

 - гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;

- банкта ачылган счет реквизитлары;

- паспорт.

Сүз уңаеннан, 2018 елда гаиләдә икенче булып 23 меңләп бала туарга тиеш, ә 4700 нарасый, гаиләдә беренче бала буларак – аз керемле гаиләләрдә туар дип планлаштырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100