Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырмаган өчен нинди суммадагы штраф кертелә?

Автомобиль йөртүчеләргә машинага кышкы тәгәрмәчләр куяр вакыт җитте.

news_top_970_100
Тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырмаган өчен нинди суммадагы штраф кертелә?

11 ноябрьдән башлап Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр гамәлгә керә. Декабрьдән февраль аена кадәр машинада җәйге тәгәрмәчләрдә йөрергә ярамый. Моның өчен аерым штраф каралмаса да, ЮХИДИ инспекторлары иминлеккә бәйле башка маддәләр буенча җәзага тартырга мөмкин. Бу турыда "АиФ" хәбәр итте.

Машина йөртүчене протекторлары тузган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Чөнки җәйге шиналарның протекторлары тирәнлеге кышкы резинаныкынна кимрәк. Ә моның өчен кисәтү яки 500 сум штраф каралган.

Кышкы шиналар дүрт тәгәрмәчкә дә куелырга тиеш. Аерым тәгәрмәчне генә кышкыга алмаштыру тыела. Шулай ук тәгәрмәчләр барысы да бер тизлеккә хисапланган, протекторлары да бертөрле булырга тиеш.

Параметрлары туры килгән очракта да, шиналарның төрле модельләрен кую тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100