"Түгәрәк уен" + "Уйнагыз, гармуннар!" = "Татарның моңлы йөзе"
28-30 август көннәрендә Казанда уникенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале узды. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 37 фольклор коллективы җыелды. Соңыннан ике бәйрәм бер сәхнәдә узды. Бәйрәмгә бирелгән иң зур бәя - "Татарның моңлы йөзе" булды.

“Түгәрәк уен” фестивале 28 август "Крылья Советов" паркында ачылды. Паркта ял итүчеләр бик теләп фольклор коллективларның кичке уеннарына кушылды.

- Менә шул форматтагы чарада ничектер үзем катнашучы һәм оештыручыга әверелдем. Мондый штат гомумән юк, бу яртылаш аниматор, яртылаш катнашучы, яртылаш үзләренең туганнары кебек кабул итәләр мине, менә шундый күренеш, – диде ул, үзенең әлеге чарада кем буларак катнашканын аңлатып.
Чыннан да, төрле төбәкләрдән җыелган катнашучылар бик якын иттеләр үзен. Кичке уен тәмамланганнан соң “Молодец, чын талант, моны мин тамашачы буларак әйтәм”, -дип узып китте бәйрәм караучыларның берсе.

Шулкадәр күп коллективлар арасында чыгышлар кабатланмый калмыйдыр дигәнгә, “Кабатланулар әлбәттә була, коллективлар алдан үзара нәрсә әзерләгәннәрен карамыйлар, белмиләр. Берсе күрсәтә “Йөзек салыш”ны, икенче коллектив та шуны ук күрсәтә, өченчесе дә, ләкин анда да алар арасында аерма бар. Мәсәлән, җәза биргәндә берсе чыгып басып чабата биюен бии – бу оригиналь, аны үзен номер буларак чыгарырга була”, – диде “Риваять” этно-төркеме катнашучысы Илмир Ямалаов.
Марий Элның Бәрәңге районыннан килгән “Сүнмәс йөрәкләр” фольклор коллективы “Түгәрәк уен”да беренче тапкыр. “Коллективыбыз өч ел эшли, “Мари Элда уздырылган бер генә фестивальне дә калдырмыйбыз”, – диделәр алар.




- Жюри составы: Татарстанның халык артисткасы Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, Мәскәүдән “Соприкосновение” иҗат остаханәсе җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, хореограф-куючы Лилия Яфарова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Умеров.

Риф Гатауллин: “Түгәрәк уенда булганым юк, чөнки минем юнәлешем башка, ләкин мин гомер буе фольклорга сокланып яшим. Әгәр дә без татар халкының элекке традицияләрен кайтарсак, үзебезнең фольклорыбызны тирәнрәк казысак, без тагын да бәхетлерәк халык булырбыз.
Мин элек безнең фольклор керәшен татарларында гына сакланган дип уйлый идем, ләкин карыйм - менә Төмән татарлары бар, аларда ул ничектер “цементированный” формада, бәлки цивилизациядән бераз ераграк булгангадыр. Студент вакытларда безгә борынгы китаплардагы мөнәҗәтләр, бәетләр рөхсәт ителми иде, ә мин аларны язып ала идем. Хәзер алар кайтты, шедевр буларак, тулы китап чыгарырлык, анда ритм да башка төрле, ул башка”, – диде татар фольклорының хәзерге халәте турында Риф Гатауллин.
Геннадий Макаров: “Татар фольклоры бөтен дөньядагы шикелле. Буыннар үзгәрә тора, фольклорны югалтасы килми бер халыкның да. Шуңа күрә, без булганын сакларга һәм тапканнарны реконструкцияләргә тырышабыз, чөнки ул халыкка кирәк. Әле эшлисе эшләр күп, мәсәлән, безнең күп кенә жанрларны әле яңартасы бар. Шунысы сөенечле, безнең элеккеге язмаларыбыз бар. Аның өчен безгә югары компетенцияле җитәкчеләр әзерләү кирәк. Әгәр дә укытучылар булса, фольклор ансамбльләренең белемле җитәкчеләре булса, без бу эшне башкарып чыгарбыз. Ә әгәр дә безнең белгечләрне әзерләү дә элеккечә булса, без бернәрсә эшли алмыйбыз, энтузиазм белән генә фольклорны күтәреп булмый. Димәк, бу дәүләт алдында торган бик зур проблема һәм аны, әлбәттә, югары дәрәҗәдә уйлашып хәл итәргә кирәктер дип уйлыйм.
Мин фестивальнең иң беренчесеннән башлап жюрида катнашам. Башта беренче елларда ул эйфория шикелле булды, аннары без бераз, русча әйтсәк, "буксовать" итә башладык. Елдан ел бер үк көйләр, композицияләр, үсеш бик сизелми. Хәзер инде куркынычы шул - булганын югалтмаска. Проблема шул ук кала, җитәкчеләрне тәрбияләргә кирәк, аннары инде фестивальләр дә, халык ансамбльләре дә яңа дәрәҗәгә күтәрелер.
Алга таба эшләргә юнәлеш, таләпләр һәм татар халкының үзенчәлекле фольклорын саклап калырга, үстерүгә теләк белдергән кешеләр, “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашырга омтылып торучылар булганда әлеге чараның матур киләчәге булыр дигән ышаныч туа.
Иң яхшы фольклор этнографик коллектив:
2 урын – Самара өлкәсеннән “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле, Оренбург өлкәсеннән “Сандугач” татар халык фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән “Тамаша” фольклор этнографик ансамбле;
1 урын – Чиләбе өлкәсеннән “Ләйсән” татар фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор этнографик төркеме.
Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт көйләүче:
2 урын – Волгоград өлкәсеннән “Шатлык” вокаль коллективы;
1 урын – Мордовия Республикасыннан Наилә Байбекова.
Традицион музыкаль инструментларда иң яхшы уйнаучылар коллективы:
2 урын – Башкортстан Республикасыннан “Хәзинә” халык тальянчылар ансамбле;
1 урын – Татарстан Республикасыннан “Орчык” гөсләчеләр вокаль-инструменталь ансамбле.

2 урын – Перьм өлкәсеннән Фәниз Әкърәмов;
1 урын – Башкортстан Республикасыннан Рушания Зарипова.
Иң яхшы вокал коллективы:
2 урын – Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор этнографик төркеме, Киров өлкәсеннән “Кояш” татар җыры халык ансамбле;
1 урын – Мордовия Республикасыннан “Дуслык” фольклор ансамбле.

3 урын – Киров өлкәсеннән Сәвия Әхтәмова;
2 урын – Башкортстан РеспубликасыннанмӘлмир Вәлиев;
1 урын – Башкортстан Республикасыннан Лилия Гаязова.
Гран-при – Кырым Республикасыннан “Илһам” халык биюләре ансамбле.


Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале белән берләшү нәтиҗәсендә, “Уйнагыз, гармуннар!”да быел Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән катнашучылар булды.



Кемдер утыз дүртенче ел уздырылган “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә күп еллар килә, мәсәлән, Кама Тамагыннан килүче баянчы инде рәттән унынчы ел килүен әйтте. “Ел да бу бәйрәмгә бик шатланып киләбез, үзебезнең таныш баянчылар белән, гармунчылар белән даими очрашабыз. Бу инде безнең өчен бик тә көтеп алынган бәйрәм. Без Кама Тамагыннан монда ун баянчы килдек. Безнең Кама Тамагында баянчылар, гомумән гармунчылар бик күп, чөнки биредә атаклы баянчы Рәис Сафиуллин туган”, – диде ул.
Ә менә Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов “Уйнагыз, гармуннар!”да беренче тапкыр катнашты. “Бу инде зур бәхет, бу Татарстанның моңлы йөзе дип әйтер идем мин. Әле, Аллага шөкер, моң бетмәгән. Шушы милли моңнардан Ходай Тәгалә аермасын безне. Шуны балаларга тапшырырга омтылырга кирәк, менә шуның өчен җыелганбыздыр да без. Башка елны телевизордан карап, “Эх, бер барасы бар иде”, – дия идем, быел чакырдылар”, – диде Фән Вәлиәхмәтов.
Яше дә, карты да, ирләр дә, хатын-кызлар да гармун көе суза. Хатын-кызлардан, Буадан килгән өч ханым белән аралаштым, алар бу бәйрәмгә бишенче тапкыр килгәннәр. “Гармунда яшьтән уйныйбыз. Безнең якта гармунчылар бик күп, авылыбызда, урамыбызда егетләр бөтенесе диярлек гармунчы иде. Менә шул егетләргә карап бик тә өйрәнәсе килде. Алтынчы класста гармун уйный башладым”, - диде гармунчы Нурдания Низамова. “Ә минем алты яшемнән өйрәнгән һөнәрем”, - диде Талия ханым.
“Түгәрәк уен”да да, “Уйнагыз, гармуннар!”да да гармун белән, татар фольклоры белән кызыксынган яшьләр әз диелде. Шуны исәптә тотып, быел беренче тапкыр балаларга тальян гармуннар бүләк иттеләр. “Быел президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без беренче тапкыр бу проектны башлап җибәрәбез”, - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Балаларны Гала-концерт вакытында тантаналы рәвештә мәдәният министры, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм тальян ясаучы Айрат Харисов бүләкләде. Ирада Әюпова әлеге бүләкнең яшь башкаручыларга бирелүен аңлатып: “Халкыбыз иҗатының киләчәге булырга тиеш”, - диде.

Шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Татар халык көйләренә әби-бабайлар да,кечкенә балалар да биеде. 75 яшьлек Мәрисә әби тирә-яктагыларны да үзенә кушылып биергә чакырды. Әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә Киров өлкәсеннән “Кояш” фольклор ансамбленә кушылып “Ай, дубыр-дубая”ны җырлады. Сәхнәдә чыгыш ясаган фольклор ансамбльләренә кушылып биюче кызлар “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален карарга дип өченче ел рәттән килүләрен әйттеләр. Димәк, олылар гына түгел, яшьләр дә әлеге бәйрәмгә яратып килә. Тора-бара бу концерт мили бәйрәмебез Сабантуйга охшап калды, халык гармун көйләренә, сәхнәдәге башкаручыларга кушылып җырлады да, биеде дә. Менә шулай итеп, быелгы “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре төгәлләнде дә.
