Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төче камырдан "төш" рецепты

Камыр "төш"ләрен баллы рулетлар итеп тә төрергә була.

news_top_970_100
Төче камырдан "төш" рецепты

Чәй янына «төш» пешереп алу өчен озак вакыт кирәкми. Төче камырга пешерелгән бу ризыкны ипи урынына да кулланырга була. Мөгаен, бик вак булган өчен, аны «төш» дип атаганнардыр.

Бер стакан майлы кефир, 2 йомырка, тәменчә тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы майонез салып болгатырга. Шушы массага кирәгенчә он сала барып, йомшак камыр басарга. Он кушкан вакытта ярты чәй кашыгы аш содасы өстәп җибәрергә кирәк.

Камырны биш-ун минут ял иттереп алырга һәм төшләр әвәли башларга була. Камырны ике өлешкә бүләргә. Бер өлешеннән нечкә «колбаса» ясап, шуннан 3–4 см киңлектәге «төшләр» кисеп алырга. Аларны майланган табага «утыртып» куярга. Өстен майларга.

Камырның икенче өлешеннән 5 мм калынлыктагы җәймә җәяргә. Җәймәнең өстен майлап, бераз шикәр комы сибәргә һәм рулет итеп төрергә. Рулетны 3–4 см киңлектәге «төшләр» итеп бүлеп чыгарга. Майланган табага «утыртырга». Өстен майлап җибәрергә.

Төшләрне 200 градус җылылыктагы духовкада 30 минут чамасы пешереп алырга.

Мондый камыр белән алма бәлеше дә пешерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100