Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәбрис Яруллин: Сабан туе төбәкләрдә Татарстан сәясәтен үткәрә. Аны оештырып, акчаны суга салалар дию белән килешмим

2016 елның азагында Татарстан җитәкчелеге ЮНЕСКОның материаль булмаган байлыклары исемлегенә Сабан туен кертү мөмкинлеге каралган иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар халкының бу бәйрәмен исемлеккә кертүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйлана.

news_top_970_100
Тәбрис Яруллин: Сабан туе төбәкләрдә Татарстан сәясәтен үткәрә. Аны оештырып, акчаны суга салалар дию белән килешмим

Берникадәр вакыт элек Нәүрүз бәйрәме ЮНЕСКО исемлегенә кергәч шундый уй килгән иде - нигә әле күп илләрдә, күп төбәкләрдә уздырыла торган, чын мәгънәсендә халыкчан Сабан туе моңа лаек булмасын? Минемчә, Сабан туе, һичшиксез, бу исемлеккә керергә тиеш.

Мин зур аудиторияләрдә чыгыш ясаганда: “Татарлар бәйрәм итә торган халыкчан, халык үзе чыгып, теләп оештыра торган, бәйрәм итә торган нинди бәйрәмнәр бар?” - дип сорыйм. Бөтен кеше Сабан туен һәм Гает бәйрәмнәрен әйтә. Гает - бөтен мөселман дөньясының бәйрәме булса, ә чын татарча бәйрәм, минемчә, Сабантуй.

Һәм ул халыкның хәтерендә калган бәйрәм. Безнең башка бәйрәмнәр, мәсәлән, төрле җыеннар, карга боткалары һәм башкалар онытылган. Тормыш ничектер шулай Сабантуйга гына мәрхәмәтле булып калган. Ул совет режимы аша узган һәм чит илләргә киткән татарлар да үзләренең бәйрәм итү чарасы дип Сабантуйны саныйлар. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, бу безнең хәтердә сакланган, гасырлар аша узып әле дә бәйрәм ителә торган  бердәнбер бәйрәм.

Минемчә, ул Татарстанның да үзен тәкъдим итү чарасы. Универсиадага килгән кунакларны, башка зур халыкара чараларга килгән кунакларны юкка гына Сабантуйга алып бармыйлар. Ул безнең татар халкына хас булган сыйфатларны күрсәтүче бәйрәм.

Сабан туена хәзер автоузышлар, ниндидер шоу-программалар кертеп җибәрәләр. Асылдан китмичә, аның милли көрәше, колгага менүләре, милли ярышлары белән бергә саклап калыр өчен, аның асылына тугры калыр өчен ЮНЕСКОга кертү ул бик әйбәт ысул.  Үзебез дә үзебезне контрольдә тотабыз, халыкара дәрәҗәдә дә безнең халыкны таныту өчен яхшы форсат.

Глобаль масштабта уйлап караганда да бу безгә зур файда бирә дип әйтергә була. ЮНЕСКО тарафыннан сакланган булгач, Сабантуйга үзебезнең дә игътибар артачак. Икенче яктан, Европадагы һәрбер илдә диярлек үз милли бәйрәмнәре бар. Мәсәлән, Австриядә виноград уңышын җыйганнан соң бәйрәм итәләр, Германиядә – Октоберфест. Безгә хәмер эчү белән бәйле мондый бәйрәмнәр бик килешеп бетми, ә менә Сабан туе Европа халыкларының матур, күркәм бәйрәме була алырлык.
Телибезме без, теләмибезме, татарларның күп кенә үзенчәлекләре кыр эшләре белән бәйле булган. Хәзер татарның 70 проценты шәһәрдә яши. Вакыт узган саен бу бәйрәмнәр безнең тормыш белән азрак бәйле була башлый. Европа илләрендә дә мондый бәйрәмнәр туристларга күрсәтә торган экзотика яисә хәтерне саклый торган чарага әйләнеп бара. “Сабантуйга кадәр чәчү эшләрен бетерергә кирәк”, -  дигән уй белән яшәмибез бит инде күбебез. Шуңа күрә ул туристларны җәлеп итә алган, татарларның үзенчәлекле мәдәниятләре булуын искә төшереп торган бер чара булып тора.

Без, Россиядәге башка халыклардан аермалы буларак, Сабан туен үзебезгә азмы-күпме файда китерә алырлык бәйрәм итә алдык. Сабан туйлары вакытында төбәк губернаторлары һәм безнең Президент килешүләргә имза куя, ниндидер бизнес-очрашулар оештырыла. Без мәдәният аша икътисадны, сәясәтне үткәрергә өйрәндек. Бу - дөньякүләм таралган практика һәм ЮНЕСКО исемлегенә кертү аның дәрәҗәсен күтәрәчәк кенә.

Сабан туйларын үткәрү өчен күпме чыгым тотыла, әрәм акчалар, Татарстан бөтен төбәкләрдә Сабан туйлары оештырып йөри дигән фикерләр ишетергә туры килә. Ләкин икенче яктан карарга кирәк. Шул төбәкләрдә йөргән кеше буларак шуны әйтә алам - беренче чиратта, бу төбәкләрнең үзләренә кирәк. Ул төбәкләр Сабан туйларын үзләре теләп оештыра. Ә инде мәдәният ягы концерт оештыру индустриясе дәүләт дәрәҗәсендә ул инде бер агымга куелган. Безнең йөзләгән артист бар, алар үзләре бер милли хәрәкәткә әйләнде бит инде. Шул артистлар Сабан туйларында катнашып, җырлап, чыгышлар ясап, Президентның сәламләү хатын әйтеп, чыгышлары белән бу татар оешмаларын Татарстанга бәйли. Татарстаннан ярдәм була дип әле алар көтеп торалар. Әгәр дә бу шундый конкрет ярдәм, ул системага салынган икән, минемчә, бу әйбердән ваз кичү ахмаклык.

Акчаны суга салалар дигән белән дә килешеп бетмим. Мин ул акчаны бүлүче түгел, әмма аны артык исраф булган дип сиземләвем юк.  Әлбәттә, анда арттырып җибәрү моментлары да бар, әле без акча санап, аны эффектив кулланырга өйрәнеп җитмәгән. Ләкин аңа карап булган әйбердән, Татарстан сәясәтен, Татарстан карашын тарату каналыннан ваз кичәргә кирәкми. Башка өлкәләр белән чагыштырсак, ул дәүләт өчен зур акча түгел. Исраф киткән акчалар белән чагыштырсаң, бу берни дә түгел. Минемчә, башка чараларга караганда монда акча эффективрак кулланыла. Мин монда төгәл генә бәя бирә алмыйм. Читтән караш белән генә аны бәяләп булмый.

Әйткәнемчә, Сабан туйлары вакытында хөкүмәтләр, мәдәният министрлыклары арасында килешү төзелә, төбәкләрдәге оешмаларга автобуслар бүләк итәләр, татар оешмаларына да Татарстан белән мөнәсәбәтләр урнаштыру ягыннан яхшы үрнәк. Казан өчен Сабан туеның потенциалы тагын да зуррак. Әгәр дә ул татар бәйрәме, Сабан туе, шундый вакытта уза дип бер калебкә салынып уздырылып барса, ул бит Рио-де - Жанейроның карнавалы кебек җәлеп итә торган әйбер
Сабан туеның тагын бер мөһим ягы бар. Ул да булса – бу бәйрәм татарлыкны саклап калу алымы да. Ул яктан Сабантуй, минемчә, бердәнбер халыкчан бәйрәм. Гадәти тормышта инженер, укытучы, табиб, төзүче – теләсә кем булып эшләүчеләр, профессиясенә дә, яшенә дә, милләтенә дә карамыйча шунда бара, бәйрәм итә һәм бу хуплауга лаек. Сабантуй халыкчан бәйрәм һәм гадәти тормышта татар темасы белән бәйле булмааган кешеләр дә бу бәйрәмгә бик теләп йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100