news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәбикмәк рецепты

Казанда яшәүче Дамира апа Максутовадан тәбикмәк рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тәбикмәк рецепты
Камыр өчен: 1 стакан манный ярмасы, 2 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр комы, 15 г чүпрә, 0,5 литр җылы су.

Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Төнгә калдырырга.

Иртән бу массага 2 йомырка, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 бал кашыгы соданы бераз су белән болгатып салырга. Әгәр камыр куе булса, су өстәргә кирәк. 

Тәбикмәкнең кызган, әмма майсыз табада ике ягын да пешерергә, калын булса утны да сүрән итәргә кирәк. Бу ризыкның эче дә яхшы пешсен өчен шулай эшләнә.

Тәбикмәкне атланмай белән майларга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар