Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгород өлкәсендә тукталыштагы кешеләргә аткан 18 яшьлек егет мәете табылган

Җинаятьче өч кешене атып үтерде, әбисен һәм тагын берничә кешене яралады.

news_top_970_100
Түбән Новгород өлкәсендә тукталыштагы кешеләргә аткан 18 яшьлек егет мәете табылган
https://sledcom.ru

12 октябрь кичендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор районында тукталыштагы кешеләргә 18 яшьлек егет мылтыктан атты. Өч кеше шунда ук һәлак булды, егетнең әбисе яраланды. Аңа хастаханәдә операция ясаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әбинең корсак куышлыгы яраланган, ул авыр хәлдә. Даниил исемле егет яралаган тагын бер хатын-кыз да хастаханәдә, ул аңына килгән. Бу хатын да бик авыр хәлдә. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Давид Мелик-Гусейнов социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, бу хатынның хәле яхшыруга таба бара.

Тагын ике кеше яралана, аларны Түбән Новгород өлкә хастаханәсенә салганнар. Берсенең хәле авыр, ул реанимациядә, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Икенчесенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Шулай итеп 12 октябрьдә 18 яшьлек Даниил әбисе белән талашканнан соң оештырган атышта өч кеше һәлак булды. Бу кешеләрнең берсе Даниилның күршесе, ул әбине якламакчы булган, тагын ике корбан — чит кешеләр, алар очраклы рәвештә бу фаҗигагә тарыган.

Кешеләргә атканнан соң, Даниил мылтыгын тотып, урманга качкан. 13 октябрь иртәсендә аның мәетен Большеорловское бистәсе янында тапканнар. Мәет янында мылтык табылган. Егет үз-үзенә кул салган дип хәбәр ителә.

Фаҗигане күреп торган кешеләр җинаятьченең әбисен яхшы белә. «Честный детектив» тапшыруы шаһитларның берсе белән аралашкан. Бу хатын-кыз сүзләренчә, егет башта әбисенә аткан, аннары узып баручыларга ата башлаган. «Вести» каналы шул кадрларны да күрсәтте.

«Без бүген автобуста кайттык. Шунда башланды инде. Без автобустан чыктык — әби йөгерә, „Туктагыз“, ди. Автобус йөртүчесе ишекне ябып өлгергән иде, кешеләр утырып беткән. Мин шуннан соң „Туктагыз“, дип кычкыра башладым. Ул тукталды. Әби почмакка таба йөгереп китте — ул шул якта яши. Менә шуннан соң атыш башланды. Без әбинең егылганын күрдек. Аннары тагын ата башлады. Шул чакта бер ир-ат узып китте. Ул аңа атты-атты. Без барыбыз да чүгәләдек», — дип сөйли шаһит хатын.

Җинаять эше ачылды. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге эшне үз контроленә алды. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, 11 октябрьдә 18 яшьлек егет Большеорловское авылына әбисе янына килә. Алар әтисе белән бергә ауга баралар. Икенче көнне, 12 октябрьдә, егет мылтык ала һәм бер сәбәпсез килеш биредә яшәүче кешеләргә ата. Өч ир-ат урында ук һәлак була, тагын өч хатын-кыз имгәнә, алар хастаханәдә. Яраланучылар арасында егетнең әбисе дә бар», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100