Түбән Новгород өлкәсендәге заводта көчле шартлау булган
Түбән Новгород өлкәсендәге заводта көчле шартлау булган
Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинск шәһәрендә берничә көчле шартлау булган. "Интерфакс" язуынча, шартлау корал җитештерә торган ике заводның берсендә - "Кристалла! яки Свердлов исемендәге берләшмәдә булган. Ике кеше каза күргән диелә. Шартлау вакытында шәһәрдәге йортларда тәрәзәләр ватылган, шартлау булган урында янгын башланган. Экстрен хезмәтләр тагын шартлаулар булу ихтималы хакында хәбәр итә. Свердлов исемендәге завод Россиядә гексоген җитештерә торган бердәнбер предприятие, диелә.