news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камага пони кадәрле генә кечкенә сыерлар алып кайтканнар - видео

Республикадагы Голштин токымлы сыерларның буе 150 см, авырлыгы 1 тоннага җитә.

news_top
Түбән Камага пони кадәрле генә кечкенә сыерлар алып кайтканнар - видео

Түбән Камага Даниядән Джесерия токымлы 130 баш миниатюр сыерлар алып кайтканнар. Бу турыда районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Джесерия токымлы сыерларның биеклеге 120 см чамасы, алар пони кебек кечкенә генә. Бу сыерларны Татарстандагы бер хуҗалык өчен алып кайтканнар.

«Бер сыерның авырлыгы 400 кг чамасы. Алар көненә 40 литр сөт бирә ала. Бу сөттә аксымнар күп, майлылыгы 6 процент чамасы, шул ук сөт кальцийга бай. Сыерларны асрау да катлаулы түгел», — ди Нигъмәтҗанов.

Чагыштыру өчен: хәзерге вакытта бездәге фермаларда асрый торган сыерларның авырлыгы да, буе да күпкә зуррак. Кызыл-чуар токымның буе 140 см, авырлыгы 650 кг чамасы. Голштин токымы 150 см биеклеккә, 1 тонна авырлыкка җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар