news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камадагы паркта ун яшьлек кызларның ни кыланганын видеокүзәтү камерасы төшереп алган

Хәзер балаларның әти-әнисе штраф түләячәк.

news_top
Түбән Камадагы паркта ун яшьлек кызларның ни кыланганын видеокүзәтү камерасы төшереп алган

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге паркында ун яшьлек ике кыз вандалллык эшләгән. Бу хәлне күзәтү камералары төшереп алган.

НТР каналы хәбәр иткәнчә, кыз балалар паркка керә торган аркадагы ике лампаны ваткан. Хәзерге вакытта, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, бу иллюминацияне сүндереп торганнар.

Мәктәп укучылары кылган вандаллыкны игътибарсыз калдырмаячаклар. Хокук саклау органнарына гариза язалар. Бу турыда Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Павел Пугачев сөйләгән.

«Хәзер шәһәрдә чыршылар куела. Шәһәребез бәйрәмдә матур булсын иде. Әти-әниләр балаларына шуны, аңлатсын иде. Яңа ел шәһәрчекләрендә видеокүзәтү камералары эшли. Ни дә булса ватарга уйласалар, башта шуны искә алсыннар иде. Бу шактый гына зур суммага төшәргә мөмкин. Әлеге очракта кызларның әти-әниләре штраф түләячәк», — дигән Павел Пугачев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар