Түбән Камадагы авылда яшәүчеләр фатирына чебеннәр ияләштергән әбидән зарлана
Күршеләре сүзләренчә, әби салгаларга ярата, төннәрен күршеләрнең ишекләрен шакып йөри.
Түбән Каманың Кызыл Чишмә авылындагы йортта яшәүче кешеләрне чебеннәр өере җәфалый. Үзәк урамдагы 3нче йортның бер фатирына бөҗәкләр оялаган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.
Чебеннәр 84 яшьлек әби фатирына ияләшкән. Йортта яшәүчеләр исә моңа бик борчыла. Зоя исемле әбинең йокы бүлмәсендә иске-москы әйберләр тора, әби үзе дә шунда йоклый. Олы яшьтәге карчык үзенең песиләре, чебеннәре белән яши, алар әбинең кухнясында оялаган. Фатирдан сасы ис чыга, күршеләр шуңа зарлана. Зоя әби исә күршеләре белән көн саен талаша.
«Мин аларны хөкем итәргә җыенмыйм, алар мине хөкем итсен», — ди ул.
Күрше-күлән әбидән күп нәрсә ишетә һәм күрә. Әби салгаларга ярата, еш кына җәнҗал чыгара, төннәрен күршеләренең ишекләренә шакып йөри. Өстәвенә әби еш кына газын да сүндерергә оныта икән.
«Фатирына кертми, күршеләрдән ярдәм кабул итми. Без социаль хезмәтләргә, волонтерларга мөрәҗәгать итеп, әбинең фатирында тәртип урнаштыруны сорарга телибез», — дип сөйли шушы йортта яшәүче Лариса Матвеева.
Зоя әбинең балалары юк, ире биш ел элек үлгән. Әбине туганы опекунлыкка алган, ләкин ул әби янына килми күрәсең.
Кызыл Чишмә авылы башлыгы бу проблеманы белә. Фатир хуҗасы рейстан кайтуга ук, өйне җыештырачагын ышандырган. Әгәр ул сүзендә тормаса, күршеләр опека органнарына шикаять белдереп мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә бу хәбәрдә.