news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада югалган 17 яшьлек егетне эзлиләр

Егет 13 гыйнварда өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

news_top
Түбән Камада югалган 17 яшьлек егетне эзлиләр
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе

Түбән Кама полициясе 17 яшьлек егетне эзли. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Арсель Әхмәтшин 13 гыйнварда өйдән чыгып киткән һәм югалган. Шул көннән бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

Үсмер егет тезенә кадәр озынлыктагы кара куртка, кара чалбар, кызыл бизәкләре булган кара кроссовки кигән. Күзләре коңгырт-кара төсле, чандыр гәүдәле.

Арсельнең кайда икәнен белгән һәркемгә 8 (904) 716-14-58, 02 номерларына шалтыратырга, яки егетнең туганнарына хәбәр итәргә сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар