Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада йортка җылы биргәч, бер ир-ат пешкән

Торба өзелгәч, кап-кайнар су бөтен якка сиптерә башлаган. Фатирда нәни бала да булган.

news_top_970_100
Түбән Камада йортка җылы биргәч, бер ир-ат пешкән
Түбән Каманың Шинниклар урамындагы бер йортка җылы биргәч, фатирны су баскан. Хуҗа ир-ат пешеп беткән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Җылы биргәч, торба шартлаган. Ул кайнар су басымына чыдамаган. Кап-кайнар су бөтен якка сиптергән. Нәни бала чак кына имгәнми калган. Әти кеше кранны япканда, пешеп беткән.

Йортның тулы бер подъезды су басудан зыян күргән. Су бишенче каттан башлап, юлындагы бар нәрсәне бозып аккан. Фатирларны су баскан, тарттырылган түшәмнәргә су тулып, алар салынып төшкән. Яңа фатирга күчкәнгә бер ел да юк, ремонтны яңадан ясарга кирәк, дип борчыла фатир хуҗалары. 


Йортта яшәүчеләр барысы да идарәче компанияне гаепли. Җылы бирү турында беркемгә дә хәбәр итмәгәннәр. Торбалардан су агамы икәнен дә тикшереп тормаганнар. Фатир хуҗалары ремонтны торак идарәчесе эшләргә тиеш дип исәпли.

Компания җитәкчесе исә башка фикердә. Батареялар хуҗа гаебе белән өзелгән дип исәплиләр. Бу турыда телеканалга йортта яшәүче хатын сөйләгән.

НТР хәбәрчеләре идарәче компания җитәкчесе белән сөйләшә алмаган. Җитәкченең графигы бик тыгыз булганга, ул журналистлар белән очрашып тормаган.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100