news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада йорт подъездында бер егетне он белән коендырганнар — видео

Социаль челтәр кулланучылар подъездны пычратуга ачулана.

news_top
Түбән Камада йорт подъездында бер егетне он белән коендырганнар — видео

Түбән Камадагы йортларның берсендәге күзәтү камерасы подъездда егетләр төркемен төшереп алган. Егетләр бер дустын он белән коендырган. Видео «Tatvision» аккаунтында чыккан. Бу кадрларны НТР 24 каналы күрсәтте.

Видео 31 декабрьдә төнге бердә яздырылган. Егетләр лифт янында тора, нидер сөйләшәләр, берсенең кулында хәмер шешәсе дә бар.

Аннары алар таралыша, лифттан бер егет чыга. Дуслары аның башына он сибәләр, моны телефон камерасына төшереп торалар. Егет үпкәләми, ул танышларына елмаеп сәлам бирә.

Егетләр күзәтү камерасына кул болгыйлар, берсе хәмерле шешәсен дә күрсәтә.

Социаль челтәр кулланучылар подъездны пычратуга ачулана. «Җыештырган мизгелләр төшерелгән кадрлар бармы?» — диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар