Түбән Камада яшь егет йөргән кызының күз алдында һәлак булган
Түбән Камада яшь егет күп катлы йорт тәрәзеннән сикереп һәлак булган. Бу хакта НТР 24 телеканалы сайты яза.
![Түбән Камада яшь егет йөргән кызының күз алдында һәлак булган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/10/21/5fb5996e6b98c9da02c06890a9dbfc4a8473dd7157125fcd368d006e498d.jpg)
NTR-24.RU хәбәр иткәнчә, егет мизгел эчендә һәлак була. Фаҗига 19 октябрь көнне кич, Южная урамындагы 2 нче йортта килеп чыга. Шаһитләр сүзләре буенча, 21 яшьлек егет бу адымны үзенең сөйгән кызының күз алдында эшли.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.